2017 елның 10 мартында Казан Кремленең Вәкиллекле корпусында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясе утырышы узды.
Чарада Россия Федерациясе дәүләт хакимиятенең территориаль органнары һәмТатарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, югары уку йортлары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, шулай ук республиканың муниципаль районнары башлыклары катнаштылар.
Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Коррупциягә каршы тору чаралары, шулай ук коррупциягә китерә торган сәбәпләр һәм шартларны бетерү чаралары турында;
2016 елда “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру һәм аны гамәлгә ашыруны иҗтимагый тикшерүдә тотуны оештыру.
Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча чыгыш ясады һәм чыгышында дәүләт программасы чараларының үтәлеше һәм ирешелгән нәтиҗәләр турында белдерде.
Чыгышы азагында юстиция министры дәүләт программасы үтәлеше нәтиҗәлелеген күтәрергә ярдәм итә ала торган тәкъдимнәргә аерым тукталып узды.