“Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 8 һәм 42 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” 2017 елның 22 февралендәге 7-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы белән бик яхшы билгеләренә генә белгеч яки магистр дипломнары алган затлар өчен муниципаль хезмәтнең әйдәп баручы вазыйфаларын биләү өчен муниципаль хезмәт стажына булган квалификация таләпләре бер елдан ярты елга, белгечлек буенча эш стажы исә ике елдан бер елга киметелде (әлеге таләпләр диплом бирелгән көннән өч ел эчендә гамәлдә була) .
Закон тарафыннан шулай ук авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары (секретаре) вазыйфасын биләү өчен белгечлек буенча эш стажына квалификация таләпләрен муниципаль актлар белән биш елдан өч елга киметү мөмкинлеген бирә торган (2018 елның 1 гыйнварына кадәрге чорга) норма да каралган.