ҖҮИ органнары вазыйфаи затларының социаль гарантияләре турында

2007 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе
2007 елның 4 ноябрендә Россия Федерациясе Президенты “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законның 40 статьясына үзгәрешләр кертү турында” 253 номерлы Федераль законга кул куйды. Әлеге Федераль закон “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль закондагы ачык урыннарны, аерым алганда депутатның, җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасының, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затының социаль гарантияләрен билгеләүдәге ачык урыннарны бетерүгә юнәлтелгән.
Аерым алганда, Федераль закон депутатларның, җирле үзидарәнең сайланулы органнары әгъзаларының, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затларының аларның вазыйфаларында булулары белән бәйле социаль гарантияләре Россия Федерациясе субъектларының законнары нигезендә муниципаль берәмлекләр уставларында билгеләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International