ТР Юстиия министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Эксперт советы утырышы

2007 елның 14 ноябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиця министрлыгында ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Эксперт советы утырышы булды, анда 9 закон проекты карап тикшерелде:
"Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында". Эшләп бетерергә ь.әм ВККның эксперт советы тикшерүенә кабаттан кертергә дигән карар кабул ителде;
"Татарстан Республикасында минималь куллану бюджеты турында". Закон проекты кире кагылды;
"Татарстан Республикасында хәйрия эшчәнлеге турында". ТР Дәүләт Советына кертелү белән бәйле карап тикшерүдән төшерелде; "Җир кишәрлекләрендә урнашкан биналар, төзелмәләр, корылмалар милекчеләреннән тартып алына торган җир кишәрлекләренә бәя урнаштыру турында". ТР Прокуратурасыннан бәяләмә алуга җибәрелгән; "Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында". Эшләп бетерүләрне исәпкә алып хупланды. Калган закон проектларын Эксперт советы әгъзалары хупладылар һәм Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты карап тикшерүенә җибәрделәр:
"Казан шәһәре муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарына халыкка социаль ярдәм өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында" Татарстан Республикасы Законын көчен югалткан дип тану турында"; "Оешмалар мөлкәтенә салым турында" Татарстан Республикасы Законының 3 статьясындагы 1 пунктка үзгәреш кертү турында"; Яңа оештырылган "Арча муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнарының һәм "Арча муниципаль районы" муниципаль берәмлеге территориясендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы органнарның мөлкәти йөкләмәләре буенча күчерү (бүлү) актын раслау турында;
Яңа оештырылган "Чаллы шәьәре" муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнарының ьәм "Чаллы шәьәре" муниципаль берәмлеге территориясендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы органнарның мөлкәти йөкләмәләре буенча күчерү (бүлү) актын раслау турында.
Эксперт советы утырышына ТР Җир ьәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Хокук идарәсе җитәкчесе Ф.Э.Санатуллина, ТР Финанс министрлыгының икътисад бүлеге җитәкчесе Э.Н.Нигъмәтҗанова, ТР Финанс министрлыгының юридик бүлеге җитәкчесе Э.С.Бойко, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү ьәм социаль яклау министрының беренче урынбасары А.Р.Хәсэнов, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү ьәм социаль яклау министры урынбасары Н.В.Бутаева, ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү ьәм социаль яклау министрлыгының бүлек җитәкчесе Л.А.Камалова чакырылган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International