2017 елның 15 мартында Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия утырышы беркетмәсенең 1.5 пунктын гамәлгә ашыру максатыннан Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә “Террорчылыкны профилактикалау өлкәсендә җирле үзидарә органнарының “Террорчылыкка каршы тору турында” 2006 елның 6 мартындагы 35-ФЗ номерлы Федераль законда каралган вәкаләтләрне гамәлгә ашырулары” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары узды.
Семинар эшендә Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары, җирле үзидарә органнарының террорчылыкны профилактикалау буенча җаваплы булган урындагы затлары, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, муниципаль террорчылыкка каршы комиссияләр әгъзалары, хокук саклау органнары вәкилләре катнаштылар.
Семинар барышында Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппаратының баш советнигы Р.Р.Насыйров, Татарстан Республикасы Прокуратурасының федераль иминлек, милләтара мөнәсәбәтләр, экстремистлыкка һәм террорчылыкка каршы тору турындагы законнар үтәлешенә күзәтчелек бүлеге прокуроры Н.В.Мотыйгуллин, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Экстремистлыкка каршы тору үзәге бүлеге башлыгы урынбасары З.Г.Сөләйманов, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы М.А.Пашкова, Чаллы шәһәре мэрының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, шәһәрнең террорчылыкка каршы комиссиясе секретаре А.С.Тарабукин, Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының эшләр идарәчесе, Азнакай муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе секретаре Р.Р.Дәүләтшин, Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, Питрәч муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе рәисе урынбасары М.Х.Фәсхетдинов докладлары тыңланды.
Семинарда шулай ук башкаручы секретарь урынбасары – “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясенең юридик идарә бүлеге башлыгы С.Н.Столяров та катнашты.
Семинарда террорчылыкка каршы тору турында законнарны куллану турында; халыкара террорчылык оешмаларыннан янаган террорчылык куркынычлары турында; муниципаль районнарда террорчылыкка каршы комиссияләр эшен тикшергән чакта табыла торган типик хаталар турында; республиканың аерым муниципаль районнарында терррорчылыкка каршы тору һәм террорчылыкка каршы комиссияләр эшен оештыру өлкәсендә җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның практик мәсьәләләре каралды.