Квалификация күтәрү курслары

2017 елның 24 марты, җомга

2017 елның 23 мартыннан 24енә кадәр Казан (Идел буе) федераль  университетының дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә Татарстан Республикасы административ комиссияләренең җаваплы секретарьлары өчен “Татарстан Республикасында административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру” квалификация күтәрү курслары узды.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру  идарәсе һәм Административ-техник инспекция идарәсе вәкилләре катнашты. Лекцияләр белән шулай ук Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы, административ эшләр буенча суд составы рәисе Р.М.Нәфыйков һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең башкару җитештерүчәнлеге бүлеге башлыгы А.В.Зиннәтова чыгыш ясадылар.

Семинар барышында комиссия булдыру һәм комиссия эшчәнлеген оештыру мәсьәләләрен хокукый җайга салу, административ җаваплылыкка тартуның процессуаль кагыйдәләре, административ эшләрне карау тәртибе һәм аларда катнашучы затларның хокукый нигезләмәсе, административ җәза билгеләү турындагы карарларны мәҗбүри тәртиптә үтәтү үзенчәлекләре, шулай ук җирле үзидарә органнарының административ комиссияләрен булдыру һәм оештыру буенча аларга бирелгән дәүләт вәкаләтләрен үтәүләре буенча хисап мәгълүматларын әзерләү белән бәйле мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International