Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешүгә кул куелды
2007 елның 19 ноябре, дүшәмбе
Узган атнада ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Профсозлар федерациясе, Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшкуарлар ассоциациясе, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы һәм 2008 елга якларның йөкләмәләре турында республика килешүенә кул куелды.
Имза кую тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, ТР Профсозлар федерациясе рәисе Т.П.Водопьянова, ТР Эш бирүчеләр берләшмәсенең координацияләү советы рәисе Ф.Раимов катнаштылар.