Әгәр авария юл эшчеләре гаебе белән килеп туса, аның өчен алар түләячәк

2007 елның 19 ноябре, дүшәмбе
Хәзер йөртүчеләр һәм җәяүлеләр юл эшчеләреннән трассаны “ремонтлау кагыйдәләре бозылу аркасында аларның сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә” китерелгән зыянны каплауларын таләп итә алалар. Мондый хокукларны Россиядә беренче булган “Автомобиль юллары турында” Закон бирә.
Шулай ук гражданнарның хәрәкәт маршрутлары, юл шартлары, вакытлыча чикләү һәм тыю, рөхсәт ителгән йөкләнеш һәм хәрәкәт тизлекләре турында мәгълүмат алырга хокуклары бар. Ә гамәлдәге трассалар янында, иң мөһиме – төзелеше планлаштырылган урыннарда яшәүче халыкка кырый полосаларның зурлыгы, су агып төшә торган полоса, юл кырые полосалары һәм резерв зоналарның зурлыгы турында хәбәр ителергә тиеш.
Әлеге законның кабул ителүен юлчылар да көттеләр. “Хәзерге көнгә кадәр 750 меңнән артыграк кешене эш белән тәэмин иткән юл хуҗалыгы илебездә үз нигез законы булмаган бердәнбер тармак булып кала бирде”, - дип аңлатты “РГ” хәбәрчесенә Росавтодор җитәкчесе Олег Белозеров. Чынбарлыкта еллар дәвамында тармак бары тик төрле законга тиңләштерелгән актлар белән генә җайга салына иде. Алары инде искерде. Мәсәлән, Советлар Союзы заманында кабул ителгәннәренең күбесе бернинди базар мөнәсәбәтләрен дә күз алдында тотмаганнар, әлбәттә.
Закон үз йогынтысын милекчелек рәвеше буенча хәзер дәүләт, муниципаль һәм шәхсиләргә бүленми торган барлык Россия автомобиль юлларына да таратачак. Юлчылар үзләре өчен нигез итеп автомобиль юлларын нормативлар нигезендә тулысынча финанслау турындагы закон таләпләрен саныйлар. Хәзер берәү дә ел башында эшләргә, ә финанслауны бары тик ноябрьдә генә ачарга йөкләмә бирә алмаячак. Шулай ук документ автомобиль юлларыннан түләүле нигездә файдалану белән бәйле барлыкка килүче мөнәсәбәтләрне җайга сала. Бу аларның инвестицияләр җәлеп итүен күтәрергә һәм бизнес өчен көндәшлекне үстерүгә этәргеч бирәчәк. Бу исә үз чиратында россия юлларының сыйфатын яхшыртуга һәм аларның челтәрен киңәйтүгә китерергә тиеш.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International