Илебез күптән түгел төп бәйрәм - Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен билгеләп үтте. Әлеге дата уңаеннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Казанда ветераннар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары өчен түләүсез юридик ярдәм көне оештырды.
Гражданнарны кабул итү Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узды. Татарстан Дәүләт Юридик бюросы белгечләре, адвокатлар, нотариуслар, шулай ук федераль һәм республика хакимият органнары һәм прокуратура вәкилләре шәһәр халкына мирас, җир, торак һәм гаилә законнары, социаль ярдәм чаралары һәм пенсия ташламалары буенча консультацияләр бирделәр.
Юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик ассызыклаганча, бәйрәм көннәрендә һәм истәлекле көннәрдә түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү Министрлыкның күркәм традициясенә әверелде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча барлык чаралар “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы максатларына һәм бурычларына туры килә.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы чарада катнашучыларның барысына да уртак хезмәт өчен рәхмәт белдерә!