Дәүләт нотариаль контораларын бетерү мәсьәләсе буенча киңәшмә

2007 елның 19 ноябре, дүшәмбе
Бүген ТР юстиция министры М.М.Корманов Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре белән эш киңәшмәсе үткәрде, анда дәүләт нотариаль контораларын бетерү һәм нотариусларны хосусый тәҗрибә эшчәнлегенә күчерү мәсьәләсе турында фикер алышынды.
Исегезгә төшерәбез, нотариат өлкәсендә югарыда күрсәтелгән үзгәреш нотариат турында Законга 2008 елдан гамәлгә керәчәк үзгәрешләр кертү белән бәйле.
Киңәшмәдә фикер алышу өчен кадрлар мәсьәләсе, шул исәптән азат ителә торган белгечләрне эшкә урнаштыру, дәүләт нотариаль конторалары урнашкан биналарны киләчәктә куллану, архивны Федераль теркәүгә алу хезмәте һәм ТР Нотариаль палатасы карамагына тапшыру, шулай ук матди кыйммәтләрне саклау мәсьәләләре тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International