2007 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты “Татарстан Республикасында суд участокларын төзү һәм җәмәгать судьялары урыннарын булдыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” ТР Законына кул куйды. Аның нигезендә Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Чистай һәм Минзәлә районнарында җәмәгать судьяларының саны арттырыла.
Татарстан Республикасының район һәм шәһәрләрендәге суд участокларының чикләре Татарстан Республикасы муниципаль районнарының тиешле җирле үзидарә органнары белән килештерү буенча, суд участокларына туры килгән халык саныннан һәм җәмәгать судьялары йөкләнешеннән чыгып, ТР Юстиция министрлыгы күрсәтүенә нигезләнеп ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнә.
Закон рәсми басылып чыккан көненнән көченә керә. Закон тексты “Ватаным Татарстан” газетасының 2007 елның 10 ноябрендәге 229 нчы санында басылган.