Булачак хокук олимпиадасына әзерләнәбез

2007 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе
Республикада 9-11 сыйныф укучылары өчен шәһәр һәм район хокук олимпиадалары старт ала. 2008 ел башында Мәктәп укучылары өчен республика хокук олимпиадасын үткәрү күз алдында тотыла.
2007 елның октябрендә Киров икътисад-хокук лицеенда Сайлау хокукы буенча мәктәп укучыларының россия олимпиадасы үтте. Анда Татарстаннан КДУ каршындагы Лобачевский исемендәге 33 нче лицейның 11 сыйныф укучысы Алинә Адишева 3 урынны яулады.
Исегезгә төшерәбез: республика олимпиадасы җиңүчеләре Мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасында катнашалар, анда интеллектуаль бәйгедә алар бөтен Россиядән яшьтәшләре белән очрашачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International