ТР Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнары белән багланышлары турында

2007 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе
ТР Юстиция министрлыгы һәм җирле үзидарә органнары вәкилләренең багланышлары турында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы Президиумы утырышында сөйләделәр, ул бүген ТР Министрлар Кабинетында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов катнашты.
ТР юстиция министры М.М.Корманов үз чыгышында ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты белгечләренең муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында эшчәнлегенә анализ ясады, департамент белгечләренең хезмәт хаклары түбән булу сәбәпле, андагы кадрлар алышыну проблемасын ассызыклап, аларның эш перспективалары турында тәкъдим кертте.
Ул хокукый мәсьәләләр буенча ТР Юстиция министрлыгы һәм җирле үзидарә органнары арасында хезмәттәшлек турында килешүләр төзергә тәкъдим итте, ҖҮИ органнарында министрлык белгечләре вазыйфаларын кертүгә урыннарда уңай бәя бирелгәнлеккә игътибар юнәлтте.
ТРның беренче вице-премьеры Р.Ф.Моратов ТР Юстиция министрлыгының Җирле үзидарә органнары белән багланышлар департаменты вәкилләре эшчәнлеген бәяләү критерийларын эшләү турында тәкъдим кертте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International