Юридик хезмәтләр хезмәткәрләре өчен белем бирү семинары

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

2017 елның 20 мартында  Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләренең норма чыгару эшчәнлеген, муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына хокукый һәм коррупциягә каршы экспертизаны гамәлгә ашыручы хезмәткәрләре өчен “Муниципаль берәмлекләрдә норма чыгару эшчәнлеге һәм алар тарафыннан чыгарылган норматив хокукый актларга экспертиза” темасына белем бирү семинары узды.

Семинар ачылышында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы В.Н.Демидов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар хезмәте департаменты җитәкчесе А.Н.Белов, Дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары И.З.Шәрипов катнаштылар.

Россия Юстиция министрлыгы каршындагы Хокукый мәгълүмат фәнни үзәгенең фәнни эш һәм белем бирү эше буенча директор урынбасары, профессор, ю.ф.д. В.В.Астанин лекция укыды һәм гамәли эш уздырды.

Семинар, аерым алганда, муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына хокукый һәм коррупциягә каршы экспертиза уздырган чакта гамәли занятиеләр уздырган, шулай ук муниципаль норматив хокукый актларның сыйфатлылыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча булган яссылыкларда тыңлаучыларның игътибарын җәлеп итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International