Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министрлык һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре балалары арасында “Алар Ватан өчен көрәштеләр” темасына иң яхшы рәсем һәм “Истә тотарга ант итәбез” шигырь укучылар бәйгесенә йомгак ясау буенча Татарстан Республикасы Юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендәге жюри утырышы узды.
Конкурслар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 24 мартындагы №555-р номерлы боерыгын һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылганнар иде.
Конкурсларны уздыруның максаты - үсеп килүче буында Совет халкының Бөек Ватан сугышы чорындагы геройлыгы өчен горурлык хисләре тәрбияләү, Ватан тарихы белән кызыксыну уяту, шулай ук балаларның сәләтләрен ачу.
8 яшькә кадәрге балалар арасында иң яхшы рәсемгә конкурс буенча комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын – Юнысова Мәрьям Рамил кызы, 2 урын – Воробьёв Даниил Антонович, 3 урын – Калинина Милена Айрат кызы;
9 яшьтән 13 яшькәчә булучылар: 1 урын – Торгашев Никита Игоревич, 2 урын - Салихов Самир Фәнис улы, 3 урын – Иванова Дарья Валерьевна;
14 яшьтән 17 яшькәчә булучылардан ике эш алынды:
1 урын – Сәхәпова Карина Ришат кызы, 2 урын – Юнысов Ислам Рамил улы.
10 яшькә кадәрге яшь шигырь укучылар чыгышлары нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын – Иванова Дарья Валерьевна һәм Киндюков Даниил Максимович, 2 урын – Хисаметдинов Наил Фаил улы, 3 урын – Марточкина Владислава Дмитриевна;
11 яшьтән 17 яшькәчә булучылар: 1 урын – Рыбакова Дина Евгеньевна, 2 урын – Канафина Аделя Радивна.
Конкурс комиссиясе карары белән Юнысова Мәрьям Рамил кызы һәм Безрукова Валерия Евгеньевна кызыксындыру бүләкләренә ия булдылар.
Призлы урыннарга ия булучылар дипломнарга һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. Барлык катнашучыларга да конкурста актив катнашулары, Бөек Ватан сугышы ветераннарына карата булган хөрмәтләрен һәм Ватанга булан яратуларын чагылдырулары өчен рәхмәтләр әйтелде һәм истәлекле призлар тапшырылды.
Конкурсларда барлыгы 37 бала катнашты.