2017 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.
Тикшерү барышында Министрлыкта норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре, Министрлык хезмәткәрләрендә коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру, массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек, шулай ук башка программа чараларының үтәлеше барышы өйрәнелде.
Тикшерүнең беренчел нәтиҗәләре буенча министр урынбасары Р.И.Шәмиев һәм коррупцион һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат Д.И.Проценко белән фикер алышынды.