ТР Судьялар советы утырышында

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

2017 елның 18 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышында катнашты. Утырыш Р.Ф.Гафаров җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумы залында узды.

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасының Югары суды рәисенең  гражданлык эшләре буенча урынбасары М.М.Хәйруллин, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары – коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Р.М.Рамазанов, идарә башлыгы урынбасары – судлар эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү, дәүләт хакимияте органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ю.Г.Мягков, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасарлары – баш суд приставы урынбасарлары А.В.Михайлов һәм Э.Р.Лабашова, республиканың район (шәһәр) судлары вәкилләре катнашты.

Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр арасында иң мөһимнәре булып Татарстан Республикасы судлары һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе арасындагы хезмәттәшлек, шулай ук судлар аппаратлары һәм республиканың җәмәгать судьялары суд участоклары хезмәткәрләренә кадрлар резервын формалаштыру мәсьәләләре торды. Әлеге темаларга докладлар белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары – судлар эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү, дәүләт хакимияте органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ю.Г.Мягков, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары - баш суд приставы урынбасары Э.Р.Лабашова чыгыш ясадылар.

Төп чыгышлардан соң фикерләр алышу булды.

Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр буенча фикер алышканнан соң Татарстан Республикасы Судьялар советы берничә карар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International