Җирлекләр башлыклары өчен ел саен уздырыла торган семинар-киңәшмәләрдә катнашу

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җирлекләр башлыклары өчен ел саен уздырыла торган семинар-киңәшмәләрдә җирле үзидарә турындагы законнардагы яңалыклар һәм муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару мәсьәләләре буенча доклад белән чыгыш ясады.

М.М.Ибәтов шулай ук муниципаль район һәм аның составындагы җилекләр арасында вәкаләтләрне бүлешү, җирле референдумнар уздыру, прокуратура органнары белән хезмәттәшлек турындагы сорауларга да җавапларны яктыртты.

Җирлекләр башлыклары өчен җирле үзидарә өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча уздырыла торган семинар-киңәшмәләр 2017 елның 11 маеннан 31енә кадәр республиканың 6 зонасында, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясе яклавы астында уздырыла. 22 нче майга торышта әлеге чаралар Чаллы, Лениногорск, Мамадыш, Аксубай һәам Апас зоналарында уздырылган инде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International