2017 елның 24 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 6 хезмәткәренең, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының 2 дәүләт граждан хезмәткәренең Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килүләренә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү дәүләт граждан хезмәткәренең вазыйфаи бурычларын башкаруга әзерлек дәрәҗәсен, профессиональ куәтен, булдыклылыгын бәяләүгә юнәлдерелә. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үзе биләгән вазыйфага туы килү-килмәвен ачыклаудан гыйбарәт.
Аттестация нәтиҗәләре буенча аттестацияләү комиссиясе карары белән 7 дәүләт граждан хезмәткәре үз вазыйфаларына туры килә дип, 1 дәүләт хезмәткәре үз вазыйфасына туры килә дип табылды һәм эш урынында үсү тәртибендә дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларының кадрлар резервына кертелүгә тәкъдим ителде.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институтының хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич, “Россия Юристлар ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты әгъзасы М.Х.Вафин һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин катнаштылар.