Суд участогы эшчәнлеге оештырылуын өйрәнү

2017 елның 9 июне, җомга

2017 елның 7 июненнән 9ына кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Югары суды һәм Суд департаментының Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә Татарстан Республикасының Кама Тамагы суд районы буенча 1 нче суд участогының эшчәнлеге оештырылышы өйрәнелде.

Эш барышында суд участокларының 2016 елдагы эшчәнлекләренең төп күрсәткечләре: суд һәм архив эш башкаручанлыгы, суд карарларының, беркетмәләрнең, эш документларының үз вакытында һәм сыйфатлы рәсмиләштерелүләре өйрәнелде.

Гражданнарның суд яклавын сорап мөрәҗәгать итүләренә конституцион хокукларын киртәләрсез гамәлгә ашыру өчен тиешле шартларны тәэмин итүгә, гражданнарны кабул итүне оештыруга, суд аппараты хезмәткәрләренең үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә һәм эчке хезмәт бүленеше кагыйдәләренә аерым игътибар юнәлтелде.

Эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә тиешле күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International