ТР юстиция министры М.М.Корманов ТНВ телеканалында

2007 елның 11 декабре, сишәмбе
ТР юстиция министры М.М.Корманов ТНВ телеканалында Кеше хокукларын яклау көненә багышланган тапшыруда катнашты.
ТНВ редакциясе халыкны сораштырды, аларга ул “Кайсы өлкәдә кеше хокуклары якланмаган?” дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Сораштыруга нәтиҗәләр чыгаргач, халыкның күпчелек очракта торак, мәгариф, шулай ук чиновникларның халыкка карата мөнәсәбәте өлкәсендәге хәл ителмәгән проблемалары белән очрашуы ачыкланды.
Юстиция министры М.М.Корманов, юридик фәннәр кандидаты, конституциячел хокук өлкәсендәге белгеч, телеканал эфирында Россиядә һәм Татарстанда законнар дәрәҗәсендә гражданның конституциячел хокукларының һәм ирекләренең ничек яклануы турында мәгьлүмат бирде, шулай ук әлеге хокукларны яклау өчен билгеләнгән органнар системасын атады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International