2017 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районы Иске Кулатка шәһәр тибындагы бистәсендә Сабантуй милли бәйрәмендә катнашты.
Иске Кулатка җире милли һәм мәдәни традицияләргә тугрылыгы белән билгеле. Шулай ук кунакчыллыгы, милли бәйрәмнәрне киң колач белән үткәрүе белән дә дан тота. Бәйрәм барышында биредә авыл хуҗалыгы, мәгариф, медицина өлкәсенең мактаулы хезмәткәрләрен бүләкләделәр.
Иске Кулатка районы халкын котлап, Мөхәррәм Мансур улы аларга Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау сүзләрен дә җиткерде.
Бәйрәм мәйданында милли ярышлар, конкурслар, уеннар, артистлар һәм Ульяновск өлкәсе иҗат коллективлары чыгышлары булды, шулай ук милли ризыклар сату урыннары-күргәзмәсе дә эшләде