Белем бирү семинары узды

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

2017 елның 26 июлендә  Татарстан Республикасы юстиция  министры урынбасары М.М.Ибәтов  җитәкчелегендә җирле үзидарәләре  органнары хезмәткәрләре өчен  “Гомуми юрисдикция судларында  һәм арбитраж судында җирле үзидарә органнарының хокукларын яклау” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары узды.

Министр урынбасары үз докладында катнашучылар игътибарына җирле үзидарә органнарының мөлкәти дәгъвалары, суд карарларының үтәлеше турындагы мәгълүматларны җиткерде.

Семинарда шулай  ук докладлар белән Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы М.М.Сафина, Татарстан Республикасы Прокуратурасының прокурорларның гражданлык һәм арбитраж процессларында катнашуларын тәэмин итү бүлегенең өлкән прокуроры Л.И.Сабирҗанова, суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Э.Р.Лабашова, башкаручы секретарь урынбасары – “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясенең юридик идарәсе башлыгы С.Н.Столяров чыгыш ясадылар.

Докладчыларның чыгышлары барышында гомуми юрисдикция судларының җирле үзидарә органнары катнашындагы административ эшләрне карау үзенчәлекләре, судларның прокурорларның җирле үзидарә органнарының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча дәгъваларын карау практикасы, җирле үзидарә органнарына мөнәсәбәттә ачылган үтәттерү эшләренең үтәлеше, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең хокукларын яклау буенча җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре эшчәнлеге яктыртылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International