Бу көнне корбан чалына һәм итнең бер өлеше хәерчеләргә өләшенә

2007 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе
Корбан бәйрәме – мөселманнарның иң олы бәйрәме. Бәйрәм өч көн дәвам итә. Бу вакыт дәвамында мөселманнар үзләренең якыннарыннан гаеп эшләре өчен гафу үтенәчәкләр, ата-бабаларның каберләренә зыярат кылачаклар һәм Ходайдан тынычлык һәм иминлик сораячаклар. Мөселманнар өйен Корбан бәйрәме иң олы бәйрәм генә түгел, ә Ходайдан гөнаһларыңны ярлыкауны ялвару.
Исламның зур бәйрәм көнендә - Тәңребез хакына корбан чалу бәйрәмендә - мөселманнар олы бәйрәмнең шатлыгын диндәшләре белән бергә уртаклашыр өчен мәчетләргә баралар. Мәчетләрдә алар бәйрәм намазын укыйлар, сәдака өләшәләр, ә аннары – туган-тумачаларын, дусларын котлыйлар.
Бу көнне корбан итеп хайван чалу кабул ителгән. Тәңребез хакына башкарыла торган әлеге гадәт тамырлары белән бик еракка барып тоташа. Күпгасырлык гадәтнең башын пәйгамбәребез Ибраһим (Тәүрат буенча – Авраам). Ул өч дин: яһүд, христиан, ислам өчен уртак булып тора. Бу барысының да бер Аллага табынуын күрсәтә. Ләкин тарихны белүче яһүдәләр һәм христианнар арасында әлеге чынбарлыкны ахырына кадәр таный алмаганнар шактый.
Барлык төр хайваннар арасыннан корбан итеп чалырга бары тик дөя, сыер (үгез), буйвол, сарык һәм кәҗәләр генә рөхсәт ителә.
Корбан итеп чалына торган хайван билгеле бер яшькә җиткән булырга тиеш: сарык һәм кәҗә - бер яшьтән дә ким түгел, буйвол һәм сыер (үгез) – ике яшьлек, дөя – биш яшьтән дә ким түгел. Корбан хайваны сәламәт, җитди кимчелекләрсез булырга тиеш.
Корбан хайванының беренче кан тамчылары белән корбан чалдыручы кешенең барлык элеккеге гөнаһлары да кичерелә дип исәпләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International