Административ штрафларны түләттерүне оештыру буенча киңәшмә

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

2017 елның 8 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Казан шәһәре башкарма комитетының административ комиссияләренең эшчәнлеген оештыру идарәсе инициативасы белән Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсендә җитәкче урынбасары Э.Р.Лобашева рәислегендә Казан шәһәре административ комиссияләре салган штрафларны түләттерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештырылыш һәм күзәтчелекне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Г.И.Касыймова, Казан шәһәре башкарма комитетының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру буенча идарә башлыгы Г.Х.Гыйсмәтуллина һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Административ җәзалар  билгеләү турында карарлар буенча үтәтү эшчәнлеген торгызу мәсьәләләре, аларның үтәлеш дәрәҗәсе түбән булу сәбәпләре, шулай ук Казан шәһәре административ комиссиясе һәм Казан шәһәре суд приставлары бүлекләре арасында электрон хезмәттәшлек буенча эш барышы каралды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International