2017 елның 22 августында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин түләүсез юридик ярдәм күрсәтү системасын үстерү мәсьәләләре буенча һәм Идел буе федераль округында “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы округ советының Ульяновск өлкәсендә (Чардаклы районы) узган уртак киңәшмәсендә катнашты.
Чара Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Хокукый ярдәм мәсьәләләре һәм суд системасы белән хезмәттәшлек департаменты директоры урынбасары И.А.Залуцкая рәислегендә уздырылды.
Министр “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча законнарны гамәлгә ашыру барышы турында” темасына доклад белән чыгыш ясады.