Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллинның Татарстан Республикасы көне уңаеннан котлавы

2017 елның 29 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән минем исемнән Татарстан Республикасы көне уңаеннан котлауны кабул итегез!

Әлеге бәйрәм күпмилләтле халкыбызның бербөтенлеген, тарихи тулаемлыкны, традицияләрне саклаучы, рухи һәм мәдәни мирасны саклауга зур игътибар бирүче республиканың ирекле һәм бәйсез булуын аңлауны символлаштыра.

Бүгенге көндә Татарстан – Россиянең сәяси, эшлекле, спорт һәм мәдәни тормышы үзәкләренең берсе. Республиканың уңышлары һәм алгарышлары – бу, әлбәттә, күп еллар дәвамында традицияләргә тугры калып эшләүче, үз хезмәтләре һәм акыллары белән алга таба үсеш өчен ныклы нигез булдыручы күп кенә буыннар тырышлыгында туган нәтиҗә.

Бәйрәм көнендә барчагызга да нык сәламәтлек, иминлек, күңел тынычлыгы, бетмәс энергия һәм күтәренке кәеф, ә яраткан Татарстаныбызга – куелган максатларына ирешүен һәм алга таба уңышлар теләп калам!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International