Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2019 елның 1 яртыеллыгында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап (2018 елның 1 яртыеллыгы белән чагыштырганда)
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына  2019 елның I яртыеллыгында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә АНАЛИЗ
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына (алга таба – Министрлык) 2019 елның I яртыеллыгында гражданнардан 390 мөрәҗәгать кергән  (2018 елның шушы чоры белән чагыштырганда - 463 мөрәҗәгать ­- 15,8% ка кимрәк). Шулардан язма рәвештә кергән мөрәҗәгатьләр саны - 347, шул исәптән Интернет-кабул итү бүлмәсе аша кергән мөрәҗәгатьләр саны -108.
Татар телендә 3 мөрәҗәгать кергән.
Гражданнарны кабул итү Министрлык җитәкчелеге тарафыннан расланган график нигезендә билгеләнгән көннәрдә гамәлгә ашырыла.
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан шәхсән 18 кеше кабул ителгән. Муниципаль районнарда оештырылган кабул итүләр барышында 25 кеше кабул ителгән. Әлеге чорда 2 видеокабул итү оештырылган, аларда 6 кеше кабул ителгән.
Кергән мөрәҗәгатьләр аларда куелган сораулар тематикасын һәм Министрлык вәкаләтләрен исәпкә алып карала.
Шулай итеп, хисап чорында гражданнар барыннан да ешрак түбәндәге тематикалар буенча мөрәҗәгать иткәннәр:
 
Дәүләт, җәмгыять, сәясәт. (Конституцион  строй. Дәүләт телләре. Балигъ булмаганнарның хокуклары. Россия Федерациясенең һәм Россия Федерациясе субъектларының дәүләт символлары.)
73 (мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 18,7%)
Икътисад. (Җирләрдән файдалану һәм аларны саклау. Шәһәр төзелеше һәм архитектура. Транспорт. Финанслар. Авыл хуҗалыгы.)
51 (мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 13%)
Оборона, иминлек, законлылык. (Җәмәгать судьялары һәм суд приставлары эшчәнлеге турында. Нотариат. Адвокатура. Эчке эшләр органнары эшчәнлегенә шикаять белдерү. Иминлек һәм хокук тәртибен саклау.)
113 мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан)
Торак-коммуналь өлкә. (Торак фонд. Коммуналь-көнкүреш хезмәтләр өчен түләү. Авария хәлендәге торактан күченү.)
33 (мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 8,5%)
Социаль өлкә. (Гаилә. Социаль тәэмин ителеш һәм социаль иминләү. Мәгариф. Хезмәт һәм мәшгульлек.)
120 (мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 30,8%)
 
Анализ күрсәткәнчә, кергән мөрәҗәгатьләрнең күпчелек өлешен җинаять җаваплылыгына тартылганнары булган затларны балигъ булмаганнар катнашындагы эшчәнлеккә кире кайтару һәм гражданнарның аерым категорияләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагылары алып тора.
2019 елның I  яртыеллыгында федераль судьялар һәм җәмәгать судьялары, суд приставлары, нотариуслар һәм адвокатлар эшчәнлеге белән бәйле шикаятьләрнең кимүе мөрәҗәгатьләрне турыдан-туры мөрәҗәгатьтә әйтелгән мәсьәләне хәл итү аның вәкаләтенә караган органга юллау кирәклеген аңлату эшчәнлеген алып баруга бәйле.  Моннан тыш, гражданнарда туа торган сорауларның бер өлешенә Министрлыкның башкарма хакимиятнең башка органнары вәкилләрен җәлеп итеп оештыра торган түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чараларында аңлатмалар бирелә.
Министрлыкның рәсми сайтында җәмәгать судьялары аппаратлары эшчәнлегенә кагылышлы еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган иде, бу җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә шикаятьләр саны кимүгә китерде.
Гражданнардан Министрлыкка кергән барлык мөрәҗәгатьләр дә «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон һәм «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында» 2003 елның 12 маендагы 16-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә каралалар.
 
Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының 2019 елның 1 яртыеллыгында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүләре турында СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАРЫ*
 
 
Министрлык/Ведомство
2019 елның 1 яртыеллыгында гражданнардан кергән барлык мөрәҗәгатьләр
**
2018 елның 1 яртыеллыгында гражданнардан кергән барлык мөрәҗәгатьләр
 
Телдән мөрәҗәгатьләр (шәхси кабул итү һәм телефоннан шалтыратулар)
Шул исәптән җитәкченең шәхси кабул итүе
 
Шул исәптән видеокабул итү системасы аша кабул ителгән
 
Язма мөрәҗәгатьләр
 
Шул исәптән Интернет кабул итү бүлмәсе аша кергән ***
Контрольгә алынган
 
Урынга чыгып уздырылган
Уңай хәл ителгән
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы
 
 
390
463
43
1
6
347
108
390
0
16
 
Искәрмә:
*    2019 елның 1 гыйнварыннан 2019 елның 30 июненә кадәрге мәгълүматлар
**  Барлык мөрәҗәгатьләр = телдән мөрәҗәгатьләр һәм язма мөрәҗәгатьләр баганаларының суммар  күрсәткече
***Интернет кабул итү бүлмәсе язма мөрәҗәгатьләр санына керә.
 
 
pdf
Скачать текст
PDF, 148.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International