Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау турында 2019 ел өчен хисап (2018 ел белән чагыштырып)

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына 2019 елда

гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә

АНАЛИЗ

 

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына (алга таба – Министрлык) 2019 елда гражданнардан 958 мөрәҗәгать кергән (2018 елда 875 мөрәҗәгать). Шулардан 851 мөрәҗәгать язма рәвештә, шул исәптән Интернет кабул итү бүлмәсе аша - 262 мөрәҗәгать кергән.

Татар телендә 5  мөрәҗәгать кергән.

Гражданнарны кабул итү Министрлык җитәкчелеге тарафыннан билгеләнгән көннәрдә расланган график нигезендә гамәлгә ашырыла.

 Министрлык җитәкчелеге тарафыннан турыдан-туры 38 кеше кабул ителгән. Алексеевск, Актаныш, Әлки, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Алабуга, Лениногорск, Нурлат, Сарман районнарына һәм Чаллы, Чистай шәһәрләренә чыгулар оештырылды. Видеоконференцэлемтә режимында Кукмара, Әгерҗе, Теләче, Баулы, Чүпрәле, Кама Тамагы районнарын тоташтырып, гражданнарны 3 видеокабул итү оештырылды.

107 кеше үз сорауларына җаваплар һәм аңлатмалар алдылар.

Килеп ирешкән корреспонденция мөрәҗәгатьләрдә күтәрелгән мәсьәләләр һәм Министрлык компетенциясен исәпкә алып карала.

Хисап чорында гражданнар түбәндәге тематикалар буенча еш мөрәҗәгать иткәннәр:

 

Саклану, куркынычсызлык, законлылык. (Җәмәгать судьялары һәм суд приставлары эшчәнлеге турында. Нотариат. Адвокатура. Эчке эшләр органнары гамәлләренә шикаятьләр. Иминлек һәм хокук тәртибен саклау.)

341 (мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 35,5%)

Социаль өлкә. (Гаилә. Социаль тәэмин ителеш һәм социаль иминләү. Мәгариф. Халыкның хезмәте һәм мәшгульлеге.)

294 (мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 30,6%)

Дәүләт, җәмгыять, сәясәт. (Конституцион төзелеш. Дәүләт телләре. Җәмгыяти һәм дини берләшмәләр. Россия Федерациясе һәм Россия Федерациясе субъектларының дәүләт символлары.)

140 (мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 14,6%)

Икътисад. (Җирләрдән файдалану һәм аларны саклау. Шәһәр төзелеше һәм архитектура. Транспорт. Финанслар.)

114 (мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 12%)

Торак-коммуналь өлкә. (Торак фонд. Коммуналь-көнкүреш хезмәтләре өчен түләү. Авария хәлендәге торактан күченү)

69 (мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 7,2%)

 

Анализ күрсәткәнчә, 2019 елда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрнең гомуми саны 2018 ел белән чагыштырганда 83 берәмлеккә арткан. Бу аерманы гражданнардан элек хөкемгә тартылган затларны балигъ булмаганнар белән эшкә кире кайтару турында кергән һәм җәмәгать судьялары, суд приставлары эшчәнлеге белән бәйле булган гаризалар тәшкил итә. 2019 елда җәмәгать судьялары эшчәнлеге белән бәйле 112 шикаять кергән, шулардан 59 шикаять Казан шәһәре Киров суд районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты эшенә карата алынган.

Урынга чыгып тикшерү уздыру нәтиҗәсендә 2 разрядлы өлкән белгеч – канцелярие мөдире эшендә төгәлсезлекләр табылды. Аларны бетерү буенча тиешле барлык чаралар да күрелде.

Гражданнардан Министрлыкка кергән барлык мөрәҗәгатьләр дә «Россия Федерациясендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон һәм «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында» 2003 елның 12 маендагы 16-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы нигезендә каралалар.

 

 

 

Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының 2019 елда

гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эше турында

СТАТИСТИК БЕЛЕШМӘЛӘР

 

 

 

Министрлык/Ведомство

2019 елда гражданнардан кергән барлык мөрәҗәгатьләр *

2018 елда гражданнардан кергән барлык мөрәҗәгатьләр

Телдән мөрәҗәгать итүләр (шәхсән кабул итү һәм  телефон аша алынганнар)

Шул исәптән җитәкче тарафыннан шәхсән кабул ителү

 

Шул исәптән видеоконференцэлемтә системасы аша кабул ителү

 

Язма мөрәҗәгатьләр

Шул исәптән

 Интернет-кабул итү бүлмәсе аша кергән**

Контрольгә алынган

Урынга чыгып тикшерелгән

Уңай хәл ителгән

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы

 

958

875

107

4

12

851

262

958

23

18

 

  • Барлык мөрәҗәгатьләр = язма мөрәҗәгатьләр һәм телдән мөрәҗәгать итүләрнең суммар күләме.
  • кабул итү бүлмәсе язма мөрәҗәгатьләр исәбенә керә.

 

pdf
Скачать текст
PDF, 276.4 Кб

Дата публикации: 23.01.2020
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International