Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2024 елда гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап (2023 ел белән чагыштырганда)

Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының 2024 елда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүләре турында

СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР

 

 

Министрлык/

Ведомство

Гражданнардан 2024 елда кергән барлык мөрәҗәгатьләр

*

 

Гражданнардан 2023 елда кергән барлык мөрәҗәгатьләр

 

Язма булмаган мөрәҗәгатьләр  (шәхси кабул итү барышында  һәм телефон аша)

Шул исәптән җитәкчеләр тарафыннан шәхсән кабул итү

 

Шул исәптән видеоконференцияләр системасы буенча кабул итү

 

Язма мөрәҗәгатьләр

Шул исәптән Интернет-кабул итү бүлмәсе аша кергән

**

Кире элемтә платформасы (КЭП) аша кергән мөрәҗәгатьләр

***

Контрольгә алынган

Урынга чыгып тикшерелгән

Уңай хәл ителгән

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы

 

 

2473

2042

24

11

-

2449

339

4

2473

-

48

 

  • Барлык мөрәҗәгатьләр  = язма һәм язма булмаган мөрәҗәгатьләр бүлемнәренең уртак суммасы.
  • кабул итү бүлмәсе язма мөрәҗәгатьләр санына керә.

***Кире элемтә платформасы аша кергән мөрәҗәгатьләр язма мөрәҗәгатьләргә керми.

 

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына 2024 елда гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә

АНАЛИЗ

 

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына (алга таба – Министрлык) 2024 елда гражданнардан 2473 мөрәҗәгать кергән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 431 берәмлеккә (21%) күбрәк (2023 елда - 2042 берәмлек). Шулардан 2449 мөрәҗәгать язма рәвештә, Интернет кабул итү бүлмәсе аша - 339 мөрәҗәгать кергән.

Татар телендә – 4 мөрәҗәгать.

Гражданнарны кабул итү Министрлык җитәкчелеге тарафыннан билгеләнгән көннәрдә расланган график нигезендә башкарыла.

 2024 елда җитәкчелек тарафыннан шәхси кабул итүдә 24 кеше кабул ителгән.

 

 Гражданнар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 йорт.

Юстиция министры Заһидуллин Рөстәм Илдус улы тарафыннан шәхси кабул итү сишәмбе көннәрендә 14:00 сәгатьтән алдан язылу буенча башкарыла.

Министр урынбасарлары һәм эшләр белән идарә итүче шулай ук гражданнарны расланган график нигезендә кабул итәләр:

 

Гомзик Илья Александрович,

министрның беренче урынбасары

 

пәнҗешәмбе 14:00 дән 18:00 гә кадәр

 

Ибәтов Мөхәррәм Мансур улы,

министр урынбасары

 

җомга 14:00 дән 18:00 гә кадәр

 

Низамиев Марат Фәрит улы,

министр урынбасары

 

чәршәмбе 14:00 дән 18:00 гә кадәр

 

Хафизов Илдус Абдулла улы,

эшләр белән идарә итүче

 

дүшәмбе 14:00 дән 18:00 гә кадәр

 

Килгән корреспонденция мөрәҗәгатьләрдә куелган мәсьәләләр тематикасын һәм Министрлык компетенциясен исәпкә алып карала.

686 мөрәҗәгатькә җаваплар җибәрелгән, шул исәптән 48 мөрәҗәгать буенча уңай карар кабул ителгән, 638 мөрәҗәгатькә аңлатма бирелгән. 1598 мөрәҗәгать профильле оешмаларга җибәрелгән. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе эшчәнлегенә бәйле 118 мөрәҗәгать буенча тиешле чаралар күрелде. Җәмәгать судьялары аппаратларының эшенә карата 28 шикаять мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан кире алынган. Мәгълүмати характердагы 19 документ игътибарга алынды. Хәзерге вакытта 24 мөрәҗәгать буенча эш алып барыла.

Шикаятьләр, гаризалар һәм тәкъдимнәр түбәндәге темалар буенча килде.

 

Оборона, куркынычсызлык, законлылык - 1747 (68 %) (2023 – 945).

Суд системасына кагылышлы 1574 мөрәҗәгать - бу федераль һәм җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары эшчәнлегенә кагылышлы гаризалар һәм шикаятьләр. Җәмәгать судьялары аппаратлары эшенә элек бирелгән шикаятьләрне, җитешсезлекләрне вакытында бетерүгә бәйле рәвештә, карауны туктату турында 21 гариза керде.

Прокуратура, юстиция органнары, нотариат һәм адвокатура эшенә шикаятьләр белән 85 граждан мөрәҗәгать иткән.

“Куркынычсызлык һәм хокук тәртибен саклау” тематикасы буенча 53 мөрәҗәгать килгән, аларда парковка кагыйдәләрен бозу, эчке эшләр органнары, тикшерү органнары эше, коррупциягә каршы көрәш һәм паспорт системасына кагылышлы мәсьәләләр күтәрелә.

Гражданнар хәрби хезмәттән азат ителгән, махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү чаралары турында 32 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр.

“Җәзаларны үтәү” буенча гражданнар 3 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр.

 

Дәүләт, Җәмгыять, сәясәт– 289 (11 %) (2023-355).

“Гражданлык хокукы” - мирас мәсьәләләре һәм Россия Федерациясе законнары буенча 13 мөрәҗәгать.

“Конституциячел строй”  - Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Конституциясе нормаларына, коммерциягә карамаган һәм дини оешмалар эшчәнлегенә бәйле 74 мөрәҗәгать.

“Халыкара мөнәсәбәтләр” - апостиль кую һәм документлар сорату турында 12 мөрәҗәгать.

“Дәүләт идарәсе нигезләре” - элек җибәрелгән шикаятьләрне карауны туктату турында 184 гариза, мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре белән килешмәү турында, башкарма хакимият органнары, муниципаль хакимият һәм вазыйфаи затлар эшчәнлеге турында гаризалар. 6 мәсьәлә Россия Федерациясе гражданлыгын алуга кагылышлы.

 

Социаль өлкә– 272 (10,5 %) (2023-252).

“Сәламәтлек саклау. Физик культура һәм спорт. Туризм” темасына дәвалау һәм медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты, медицина экспертизасы һәм медицина тикшерүе мәсьәләләренә караган 12 мөрәҗәгать килгән.

“Мәгариф. Фән. Мәдәният” тематикасына караган мөрәҗәгатьләр 100 берәмлек. Шуларның 88е мәгариф мәсьәләләренә, шул исәптән балигъ булмаган гражданнар катнашында хезмәт эшчәнлегенә кертүгә, 12се мәдәният мәсьәләләренә, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм мәдәният өлкәсе оешмалары эшчәнлегенә һәм аларның җитәкчеләренә кагыла.

“Гаилә” тематикасы буенча 56 мөрәҗәгать керде. Бу алимент түләү, никахны теркәү һәм аны өзү, опека һәм попечительлек белән бәйле мәсьәләләр иде. Авыр тормыш хәлендә калган балигъ булмаганнарның хокукларын яклауга бәйле рәвештә 21 мөрәҗәгать алынды.

“Социаль тәэмин итү һәм социаль иминиятләштерү” тематикасын үз эченә алган 89 мөрәҗәгать керде. Шул исәптән балалы гаиләләргә, күп балалы гаиләләргә, авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга, эшсезләргә, аз керемле гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре.

17 мөрәҗәгать “Хезмәт һәм халыкның мәшгульлеге” тематикасына кагылышлы. Нигездә, бу хезмәт хакын түләү һәм эшкә урнашу мәсьәләләре.

 

Икътисад – 199 (8%) (2023 – 831).

2024 елда артык тотылган яки түләнгән акчаларны кире кайтару турында 58 гариза кергән. 11 мөрәҗәгать банклар һәм кредит учреждениеләре эшенә кагылышлы иде.

uslugi.tatarstan порталы эше турында 31 тапкыр сораулар килде.

“Хуҗалык эшчәнлеге” тематикасы буенча 85 сорау алынды. Нигездә, бу шәһәр төзелеше һәм юл хәрәкәте иминлеге, сәүдә субъектлары эшчәнлеге, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр. Калган 14 мөрәҗәгать җирдән файдалану, хайваннар дөньясын саклау һәм файдалану, мәгълүмат ресурсларыннан файдалану мәсьәләләренә кагылышлы иде.

 

Торак-коммуналь өлкә – 68 (2,5%) (2023 – 180).

Әлеге тематика буенча инвалидларга һәм ятим балаларга торак бирү, сыйфатсыз коммуналь хезмәтләр күрсәтү, торак бирү, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә социаль ярдәм чаралары кебек мәсьәләләр күтәрелде.

“Кире элемтә платформасы” системасы буенча 2024 ел дәвамында 4 гариза кергән, гаризаларда күтәрелгән мәсьәләләр хәл ителгән.

 2023 елда кергән мөрәҗәгатьләрнең гомуми саны арту, беренче чиратта, гражданин М.К. Мироновский мөрәҗәгатьләренә кагылышлы иде.  2023 елның 1 гыйнварыннан алып 2023 елның 31 декабренә кадәрге чорда М.К. Мироновскийдан 557 шикаять кергән, бу гомуми санның 27% ын тәшкил итә.

2024 елның шул ук чорында гражданин М.К. Мироновскийдан 101 шикаять кергән.

Шуның белән бергә Министрлыкка 2024 ел башыннан күп санда коллектор оешмаларыннан җәмәгать судьяларының суд участоклары эшенә шикаятьләр белән мөрәҗәгатьләр килә башлады. Хисап чорында мондый мөрәҗәгатьләрнең саны 1317 булган, бу мөрәҗәгатьләрнең гомуми санының 53% ын тәшкил итә. Мәсьәләне вакытында хәл итү сәбәпле, 28 шикаять кире алынды. 147 шикаять буенча тиешле аңлатмалар бирелгән. 1170 шикаять җәмәгать судьялары каравына күчерелгән.

Гражданнардан Министрлыкка кергән барлык мөрәҗәгатьләр дә “Россия Федерациясендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында” 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон һәм “Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында” 2003 елның 12 маендагы 16-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы нигезендә каралалар.

pdf
Скачать текст
PDF, 210.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International