Кушымта
Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының 2025 елның 1 гыйнварыннан 30 июненә кадәрге чорда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүләре турында
СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
|
Министрлык/ Ведомство |
Гражданнардан 2025 елның 1 яртыеллыгында кергән барлык мөрәҗәгатьләр *
|
Гражданнардан 2024 елның 1 яртыеллыгында кергән мөрәҗәгатьләр
|
Язма булмаган мөрәҗәгатьләр (шәхси кабул итү барышында һәм телефон аша) |
Шул исәптән җитәкчеләр тарафыннан шәхсән кабул итү
|
Шул исәптән видеоконференцияләр системасы буенча кабул итү
|
Язма мөрәҗәгатьләр |
Шул исәптән Интернет-кабул итү бүлмәсе аша кергән** |
Кире элемтә платформасы аша кергән*** |
Контрольгә алынган |
Урынга чыгып тикшерелгән |
Уңай хәл ителгән |
|
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы
|
1859 |
945 |
16 |
6 |
- |
1843 |
234 |
5 |
1859 |
- |
25 |
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына 2025 елның 1 яртыеллыгында гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә
АНАЛИЗ
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына (алга таба – Министрлык) 2025 елның 1 яртыеллыгында гражданнардан 1859 мөрәҗәгать кергән, бу 2024 елның елның шушы чоры белән чагыштырганда 49,16 % ка күбрәк (945 берәмлек). Шулардан 1843 мөрәҗәгать язма рәвештә, Интернет кабул итү бүлмәсе аша - 234 мөрәҗәгать, кире элемтә платформасы аша 5 мөрәҗәгать кергән.
Татар телендә – 1 мөрәҗәгать.
473 мөрәҗәгатькә җаваплар җибәрелгән, шул исәптән 23 мөрәҗәгать буенча уңай карар кабул ителгән, 450 мөрәҗәгатькә аңлатма бирелгән. 1288 мөрәҗәгать профильле оешмаларга җибәрелгән. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе эшчәнлегенә бәйле 63 мөрәҗәгать буенча тиешле чаралар күрелгән. Җәмәгать судьялары аппаратлары эшенә караган 15 шикаять мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан кире алынган. Мәгълүмати характердагы 5 документ игътибарга алынды. Бүгенге көндә 15 мөрәҗәгать буенча эш алып барыла.
Тематик анализ күрсәткәнчә, мөрәҗәгатьләрнең күбесе федераль һәм җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләргә кагылышлы. Мондый мөрәҗәгатьләр барлыгы 1271 берәмлек (2024 ел - 525). Профессиональ коллектор оешмалары җәмәгать судьялары аппаратлары эшенә 1207 тапкыр зарланган, бу гомуми санның 65% ын тәшкил иткән. Бу 2025 елның беренче яртыеллыгында гражданнар мөрәҗәгатьләре санының артуына йогынты ясады.
Юстиция, нотариат, адвокатура, прокуратура органнары эшенә шикаятьләр белән Министрлыкка 70 граждан мөрәҗәгать иткән (2024 ел - 31).
Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның туганнары 17 мөрәҗәгать юллаган (2024 ел - 10).
Гражданар мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре белән, шул исәптән күзәтчелек һәм суд органнары, социаль өлкә учреждениеләре һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары белән килешиәүләре турында 73 мөрәҗәгать юллаганнар (2024 ел - 20). Гавами хакимият органнары, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр, вазыйфаи затлар эшчәнлеге мәсьәләләре 109 мөрәҗәгатьтә күтәрелгән (2024 ел - 52).
Артык тотылган яки түләнгән акчаларны кире кайтару турындагы гаризалар белән гражданнар 50 тапкыр мөрәҗәгать иткән (2024 ел - 31).
48 мөрәҗәгать “Табигать ресурслары һәм әйләнә-тирә мохитне саклау” темасына кагылышлы (2024 ел - 8). Нигездә бу йхуҗасыз хайваннарны эвтаназияләү турындагы закон кабул итүгә каршы булган гражданнар мөрәҗәгатьләре – 32 берәмлек. Җиргә булган хокукларны яклау һәм җир бәхәсләрен карау, җиргә хокукларның барлыкка килү мәсьәләләре 16 мөрәҗәгатьтә күтәрелә.
“Социаль өлкә” тематикасы буенча 119 мөрәҗәгать кергән (2024 ел - 138). Әлеге тематика буенча мөрәҗәгатьләрнең гомуми санының кимүе балигъ булмаганнар катнашында хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыруга рөхсәт бирү турында гаризалар керүнең кимүе белән бәйле. 2025 елда мондый гаризалар 20 берәмлек кенә (2024 елда – 57).
2025 елның 1 яртыеллыгында җитәкчелек тарафыннан шәхсән 16 кеше кабул ителгән.
Гражданнар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 йорт.
Министр, министр урынбасарлары һәм эшләр белән идарә итүче гражданнарны расланган график нигезендә кабул итәләр:
|
Заһидуллин Рөстәм Илдус улы, министр |
сишәмбе 14:00 дән 18:00 гә кадәр |
|
Гомзик Илья Александрович, министрның беренче урынбасары |
пәнҗешәмбе 14:00 дән 18:00 гә кадәр |
|
Ибәтов Мөхәррәм Мансур улы, министр урынбасары |
җомга 14:00 дән 18:00 гә кадәр |
|
Низамиев Марат Фәрит улы, министр урынбасары |
чәршәмбе 14:00 дән 18:00 гә кадәр |
|
Хафизов Илдус Габдулла улы эшләр белән идарә итүче |
дүшәмбе 14:00 дән 18:00 гә кадәр |
Гражданнардан Министрлыкка кергән барлык мөрәҗәгатьләр дә, куелган мәсьәләләрнең тематикасын һәм Министрлык компетенциясен исәпкә алып, “Россия Федерациясендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында” 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон һәм “Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында” 2003 елның 12 маендагы 16-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы нигезендә каралалар.
Барлык мөрәҗәгатьләргә дә җаваплар законнарда билгеләнгән срокларда җибәрелгән.