Татарстан Республикасында Өлкәннәр декадасы кысаларында Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне
09.10.2014

Татарстан Республикасында Өлкәннәр декадасы кысаларында Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне

Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе 2014 елның 9 октябрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре (районнары һәм шәһәрләре) халыкны социаль яклау идарәләре һәм бүлекләре биналарында 2014 елның 1 октябреннән 10 октябренә кадәр Татарстан Республикасында уздырыла торган өлкәннәр декадасы кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый белем бирү буенча халыкны кабул итү уздыра.

Татарстан Республикасында бу көнне халыкка түләүсез юридик ярдәм республика районнарының һәм шәһәрләренең социаль яклау бүлекләрендә, администрацияләрдә һәм күп функцияле үзәкләрдә, барлыгы 51 пунктта бөтен эш көне дәвамында уздырылачак (Казанда 9.00 дан алып 17.00 сәгатькә кадәр, районнарда һәм башка шәһәрләрдә 8.00дән алып 16.00 сәгатькә кадәр). Кабул итүнең баштагы 3 сәгатен нотариуслар алып барачак, аннан соңгы 3 сәгатен – адвокатлар.

Барлык катнашучылар белән килештерелгән кизү графигы, шулай ук түләүсез юридик ярдәм күрсәтү адреслары, җаваплы затларның Ф.Ис. Ат. Ис. һәм аларның телефон номерлары “Россия юристлары ассоциясе” бүлегендә түбәндәге адрес буенча урнаштырыла: http://minjust.tatarstan.ru/rus/oppriemn.htm

 



артка

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International