Министр вәкаләтләре

Татарстан Республикасы законында каралган тәртиптә министр вазифага билгеләнә һәм вазифадан азат ителә (Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2006 елның 22 нче февралендә расланган 68 нче номерлы нигезләмә).

  • Министрлык эшен оештыра;
  • Министрлыкны башка дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, оешмалар белән мөнәсәбәтләрдә тәкъдим итә;
  • үз урынбасарлары арасында вазыйфаларны бүлә, шулай ук Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре вазыйфаларын билгели;
  • Министрлык компетенциясенә керүче функцияләрнең һәм вәкаләтләрнең үтәлеше һәм Министрлык тарафыннан кабул ителә торган хокукый актларның һәм алар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган оештыру-боеру гамәлләренең законлылыгы өчен шәхси җаваплылык тота;
  • Министрлык, аның структур бүлекчәләре эшчәнлеген, шулай ук Министрлык карамагындагы оешмалар эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча хокукый актлар чыгара;
  • Министрлык структурасына керүче структур бүлекчәләр, шулай ук Министрлык карамагындагы оешмалар турында нигезләмәләрне раслый;
  • Министрлыкта Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүче дәүләт граждан хезмәткәрләрен вазыйфага билгели һәм вазыйфадан азат итә;
  • Министрлык турында нигезләмәдә, Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актларында билгеләнгән башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.

 

Соңгы яңарту: 2020 елның 30 декабре, 12:35

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International