1982 елның 20 мартында Казан шәһәрендә туган.
Югары белемле, 2003 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеге:
2004-2011 - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында закон проектлары эше бүлегендә 1 категорияле белгеч, әйдәп баручы белгеч, әйдәп баручы консультант, әйдәп баручы советник, бүлек башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкара;
2011-2017 - Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокук идарәсенең хокукый экспертиза бүлегенең баш советнигы;
2017-2021 - Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокук идарәсенең
закон проектлары эше буенча бүлек мөдире;
2021-2023 - Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы урынбасары;
2023-2024 - Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы урынбасары;
2024 елның 12 августыннан Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде.
Бүләкләре:
2006 - «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
2015 - Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Рәхмәте;
2021 - «Татарстан Республикасының атказанган юристы» мактаулы исеме;
2024 - Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Рәхмәте .
Өйләнгән. Дүрт баласы бар.