Низамиев
Марат Фәрит улы
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары
Кирәкле мәгълүматлар
Телефон:
+7 (843) 222-60-04
E-Mail:
Marat.Nizamiev@tatar.ru
БИОГРАФИЯ

1981 елның 19 февралендә Казан шәһәрендә туган.

2003 елда И.Н.Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге:

2003-2005 - Казан шәһәре администрациясе каршындагы төзекләндерү, чисталыкны һәм тәртипне тәэмин итү шәһәр махсус фондының 1 категорияле белгече;

2005-2006 - Казан шәһәрен тышкы яктан төзекләндерү объектларын агымдагы карап тоту һәм үстерү департаментының әйдәп баручы белгече;

2006-2010 - Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының  башкарма комитет идарәсе җитәкчесе йөкләмәләренең үтәлешен контрольдә тоту бүлегенең баш белгече;

2011-2012 - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының  башкарма хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеген координацияләү идарәсенең баш советнигы;

2012-2015 - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының башкарма хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеген координацияләү

идарәсенең контроль бүлеге башлыгы;

2015-2024 - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының башкарма хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеген координацияләү  идарәсе башлыгы урынбасары;

2024 елның 7 августыннан - Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары вазыйфасында.

Бүләкләре:

2014 - “2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлекле медале;

2015 - “Казан шәһәрендә 2015 елда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты” истәлекле медале;

2019 - Россия Федерациясе спорт министры Рәхмәте;

2019-Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте;

2021 - Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте;

2021 - Казан шәһәре Мэры Рәхмәте;

2022 - Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты (истәлекле);

2022 - ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясенең Рәхмәт хаты.

Өйләнгән. Ике баласы бар.

Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International