Ана капиталы: алу һәм куллану тәртибе
 
Ана капиталына сертификатны алу тәртибе
 
1. Кирәкле документларны әзерләгез
 
Сезгә түбәндәге документлар кирәк булачак:
- сертификат бирү турындагы гариза;
- бала туу (уллыкка алыну) турындагы таныклык;
- РФ гражданины паспорты;
- ана капиталын алуга хокук ул тугач барлыкка килгән баланың РФ гражданины булганлыгын дәлилләүче документ (бала туу турындагы паспорт-виза хезмәте штампы булган таныклык).
Гариза биргәндә гариза бирүчедән СНИЛС та сорарга мөмкиннәр.
Ана капиталын ата кешенең яки уллыкка алучының алуына хокук ана кешенең мондый хокукы тукталганда мөмкин.
Ана капиталын ата кешенең алуына хокук, мисалга, хатын-кызның үлеме яки аның ана хокукыннан мәхрүм ителүе очрагында туа. Мондый очракта ата кешегә яки уллыкка алучыга, гомуми очракта таләп ителә торган документлардан тыш, түбәндәге документларны әзерләргә кирәк булачак:
- балалар тапкан (уллыкка алган) хатын-кызның үлеме турындагы таныклык;
- хатын-кызның үлгән дип танылуы турындагы суд карары;
- хатын-кызны ана хокукыннан мәхрүм ителгән дип тану турындагы суд карары;
- хатын-кызның балага (балаларга) мөнәсәбәттә шәхескә каршы гамәлләр кылуын раслаучы суд карары.
Башкача әйткәндә, ана капиталын алу хокукының атага яки уллыкка алучыга күчүен раслаучы документлар.
 
Файдалы сылтамалар:
 
Ана капиталына сертификат алуга гариза үрнәге - http://pro-materinskiy-kapital.ru/dokumenty/
 
2. Документларны РФ Пенсия фондына (РПФ) тапшырыгыз
 
Кирәкле документларны РПФ яшәү (тору) яки фактик яшәү урыны буенча территориаль бүлекчәсенә юллагыз.
Документлар юлланырга мөмкин:
- шәхсән;
- вәкил аша;
- почта аша (документларның нотариаль расланган күчермәләрен теркәп);
- дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре аша .
Шулай ук гаризаны электрон документ формасында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләрен һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша яки РПФ мәгълүмат системасының “Иминләштерелгән затның шәхси кабинтеы” аша да юлларга мөмкин. Бу очракта документлар РПФ территориаль бүлекчәсенә алар тарафыннан гариза алынганнан соң биш эш көненнән дә соңга калмыйча бирелергә тиешләр, бу хакта гариза бирүчегә электрон рәвештә белдерү кәгазе юллана.
Гаризаны һәм документларны шәхсән биргәндә яки почта аша юллаганда да аларны кабул итеп алу турында белдерү кәгазе бирелергә яки почта аша юлланырга тиеш.
 
3. Кабул ителгән карар турында белдерү кәгазен алу
 
Кирәкле документларны алганнан соң сертификатны бирү яки аннан аңлатып баш тарту турында карар бер ай вакыт эчендә чыгарылырга тиеш. Карар чыгарылган көннән соңгы биш көннән дә соңга калмыйча сезгә почта аша яки электрон документ формасында тиешле белдерү кәгазе җибәреләчәк.
Әгәр дә документлардәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге аша бирелгән булса, белдерү кәгазе бу үзәккә электрон формада җибәрелә. Аны көтеп тормас өчен кабул ителгән карар турында телефоннан шалтыратып белешә аласыз.
Сертификат бирү турындагы гаризаны канәгатьләндерүдән баш тарту турындагы карар очрагында РПФ югары органына яки судка шикаять белдерелергә мөмкин.
 
4. Тиешле формадагы сертификатны алу
 
Әгәр дә уңай карар кабул ителгән икән, сезгә кәгазь вариантта яки электрон документ формасындагы сертификат биреләчәк.
 
Мөһим! Ана капиталыннан, максатчан файдаланылмаган суммадан кала, НДФЛ тотылмый.
 
Ана капиталын файдалану тәртибе
 
Максатчан файдалану
 
Ана капиталы бары тик түбәндәге максатларда гына файдаланыла ала:
- РФ территориясендәторак шартларын яхшырту өчен;
- бала (балаларның белем алулары өчен;
- пенсиянеңҗыелма өлешен формалаштыру өчен;
- инвалид балаларның җәмгыятьтә социаль адаптацияләнүләре һәм интеграцияләре өчен каралган товарлар һәм хезмәтләр алуга.
Ана капиталын икенче, өченче яки аннан соңгы бала туганнан соң өч елдан да алдарак файдалану рөхсәт ителми. Әмма искәрмә дә бар. Түбәндәге очракларда ана капиталыннан бала туганнан соңук файдаланып була:
  • торак алу яки төзүөчен беренче кертемне түләүһәм (яки) алынган кредитлар (займнар) буенча төп бурычны һәм процентларны түләүгә;
  • инвалид балаларныңҗәмгыятьтәсоциаль адаптацияләнүләре һәм интеграцияләре өчен каралган товарлар һәм хезмәтләр алуга.
Ана капиталын берничә максатта берьюлы куллану да мөмкин. Мисалга, бер өлешен торак шартларын яхшыртуга, бер өлешен балага белем бирүгә.
 
Мөһим! Ана капиталы, дәүләт ярдәме буларак, никах өзелгән очракта бүленергә тиеш түгел.
 
РПФ территориаль органына түбәндәге документлар тапшырыла:
- ана капиталыннан файдалану турында язма гариза;
- мәҗбүри пенсия иминләве турында таныклык (СНИЛС);
- сертификат иясе паспорты яки сертификат иясе вәкиле паспорты һәм аның вәкаләтләрен дәлилләүче документ;
- кирәк булган очракта: сертификат иясенең иренең шәхесен ачыклаучы документлар, никахлашу турындагы таныклык, шулай ук опека һәм попечительлек органының ана капиталыннан сайланган юнәлешләр буенча файдалану турында рөхсәте, әгәр дә капиталдан файдалану турындагы гариза опекуннар (попечительләр) яки балигъ булмаган балаларны уллыкка алган ата-аналары тарафыннан бирелгән булса.
- шулай ук үзегез белән балаларның туу турындагы таныклыкларын да алыгыз.
Югарыда әйтелгән документлардан тыш, акчаларны тотуның сайлап алынган юнәлешеннән бәйсез рәвештә, ана капиталын файдалану максатын раслаучы документлар да таләп ителә (аерым алганда, ана капиталын баланың белем алуына тоткан очракта – бу белем бирү оешмасы һәм сертификат иясе арасындагы килешү).
Документлар бирелергә мөмкин:
- шәхсән яки вәкил аша;
- почта аша;
- электрон документ рәвешендә.
Документлар кабул ителгәннән соң РПФ территориаль органнары аларны бер ай дәвамында карыйлар, аннан соң гаризаны канәгатьләндерү яки канәгатьләндерүдән баш тарту турында карар кабул итәләр, нәтиҗәләр турында карар чыгарылган көннән соңгы биш көн дәвамында белдерәләр. Мәсьәлә уңай хәл ителгән очракта акчалар, кирәкле документлар теркәлгән гариза кабул ителгән көннән ике айдан да соңга калмыйча, сайлап алынган максатка күчерелергә тиешләр.
 
Файдалы сылтамалар:
 
Ана капиталыннан файдалануга гариза үрнәге - http://www.consultant.ru/document/cons_doc_LAW_83887/08377c134e30c6ad522c118235e6b34e31c89ea4/
 
Ана капиталыннан максатчан файдаланмаган өчен җаваплылык
 
Ана капиталын акчага әйләндерү һәм максатчан булмаган файдалану максатыннан төрле законлы булмаган гамәлләрдә (машина, мебель сатып алу, һәм башкалар өчен) файдалану үз артыннан ияртергә мөмкин:
1. тиешле сумманы кире кайтаруны таләп итүне;
2. сертификат иясенең гамәлләре мошенниклык дип табылган очракта штраф яки мәҗбүри (төзәтү эшләре яки кулга алу шулай ук ирек чикләнү яки иректән мәхрүм ителү (РФ ҖК 159.2 ст.) рәвешендә җинаять җаваплылыгына тартуны.
 
Файдалы сылтамалар:
 
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталы - https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/436
Россия Федерациясе Пенсия фонды сайты («Ана капиталы турында нәрсә белергә кирәк?») - http://www.pfrf.ru/grazdanam/family_capital/chto_nuzh_znat/
 
pdf
Скачать текст
PDF, 205.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International