Фатирны иминләштерү
 
Мөлкәтне иминләү килешүе нигезендә иминләштерүче иминләү очрагы туа калганда мөлкәтен иминләштерүчегә килешүдә каралган хакны түләргә ышандыра. Шулай итеп иминләштерүче иминләү очрагы туганда иминләштерелгән мөлкәткә килгән зыянны каплый.
Монда иминләштерүче буларак фатир хуҗасы да, шулай ук аны соөиаль наем килешүе буенча алып торучы да чыгыш ясый ала.
Закон тарафыннан нәкъ менә нинди милекне иминләштерергә икәне каралмаган.
Гомуми очракта фатирны иминләү килешүе нигезендә түбәндәге милек иминләштерелергә мөмкин:
  • фатирның конструктив элементлары (стеналар, идән, түшәм, тәрәзәләр, ишекләр, ут чыбыклары, су, җылылк, электр һәм газ белән тәэмин ителеш);
  • эчке бизәлеше (мисалга, идән, стена, түшәм буяулары);
  • фатирдагы күчереп була торган мөлкәт (шул исәптән мебель, аппаратура, һәм көнкүреш техникасы, музыка уен кораллары, савыт-саба, китаплар, антиквариат һәм башкалар). Кагыйдә буларак, антиквариатны иминләштерү өчен аерым иминләштерү килешүе төзергә кирәк.
 
Фатирны иминләштерү килешүенең үзенчәлекләре
 
Иминләү килешүен төзегән чакта иминләү компаниясе вәкиле (агенты), кагыйдә буларк, иминләштерелә торган милекне карый һәм аңа тасвирлама уздыра. Тасвирламада иминләштерелә торган барлык предметларның (предметлар төркеме) санап чыгыла, шулай ук аларның модельләре (маркасы), чыгарылган еллары һәм бәяләре күрсәтелә.
Иминләү куркынычларының һәм иминләү суммаларынң билгеле бер шартлар җыелмасына ия булган иминләү полисы алынган очракта милекне карау мәҗбүри түгел. Мондый очракта иминләштерелә торган милек иминләштерүче сүзләреннән чыгып кына тасвирлана. Тасвирлама иминләү килешүен төзүче ике як тарафыннан да имзалана, бу аның бер өлеше булып тора.
 
Мөһим!
Иминләү килешүенең гамәлдә булу вакыты, шул исәптән күчемсез милеккә дә, бары тик иминләштерелгән фатир территориясе буенча гына гамәлдә була. Әгәр дә мөлкәт фатир чикләреннән читтә вакытта югалган булса, бу иминләү очрагы буларак каралмый.
 
pdf
Скачать текст
PDF, 158.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International