кадрлар эше башкару, хезмәт мөнәсәбәтләрен һәм граждан хезмәтен узуга бәйле мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерү (Министрлык аппараты, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары ярдәмчеләре, Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсе, Министрлыкка караган оешмалар җитәкчеләре);
гражданлык хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә һәм кадрлар резервына кертүгә конкурслар, аттестация, хезмәт тикшерүләре, диспансеризация, гражданлык хезмәткәрләренә өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру һәм үткәрүне тәэмин итү;
студентларның практика узуын оештыру;
хәрби исәпне алып бару;
коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыру;
юстиция өлкәсендә казанышларга ирешкән гражданнарга «Татарстан Республикасы Атказанган юристы» дигән мактаулы исемне, Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтен, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәтен белдерү турында органнарның (оешмаларның) үтенечнамәләрен коллегиаль карауны оештыру;
ведомство буйсынуындагы оешмаларда хезмәт законнарының һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актларның үтәлешенә ведомство контролен үткәрүне оештыру.