Төп вазыйфалар:
җәмәгать судьялары һәм министрлыкның үзәк аппараты ихтыяҗлары өчен дәүләт заказын урнаштыру;
җәмәгать судьяларын биналар һәм бүлмәләр белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы, Татарстан Республикасының җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү;
җәмәгать судьяларын урнаштыру өчен министрлыкка тапшырылган биналар һәм бүлмәләргә хокукларны тиешле тәртиптә рәсмиләштерү;
җәмәгать судьялары урнашкан биналарга (бүлмәләргә) капиталь һәм агымдагы төзекләндерү уздыру;
җәмәгать судьяларын оргтехника, техник чаралар, белешмә-хокукый системалар, яздырып ала торган басмалар, кәгазь һәм бланклар продукциясе, канцелярия кирәк-яраклары белән тәэмин итүне оештыру, шулай ук почта корреспонденциясен җибәрү хезмәтләре белән, огтехниканы төзәтү һәм аларга хезмәт күрсәтү һәм башка товарлар, эшләр, хезмәтләр белән тәэмин итү;
үз карамагындагы мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыклары, карарлары, Татарстан Республикасы юстиция министры боерыклары проектларын, Министрлык коллегиясе утырышларын әзерләү;
гражданнарның шикаятьләрен һәм гаризаларын бүлек компетенциясе чикләрендә карау;
җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча башка чараларны гамәлгә ашыру.