Төп вазыйфалар:
җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә суд эшләрен башкару һәм архив эше мәсьәләләре буенча гамәли һәм методик ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында эшнең оештырылышына тикшерүләр уздыру;
җәмәгать судьяларының һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләренең конференцияләрен, киңәшмәләрен, семинарларын оештыру һәм уздыру;
вазыйфага беренче тапкыр сайланган җәмәгать судьяларына профессиональ кабат әзерлек уздыруны, җәмәгать судьяларының һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрүне оештыру;
гражданнарның һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләрен бүлек компетенцияләре чикләрендә карау;
министр һәм министр урынбасары тарафыннан бүлеккә йөкләнгән бүтән вазыйфаларны гамәлгә ашыру.