Больничный: рәсмиләштерү һәм исәпләү
 
Эшкә яраксызлык кәгазе (больничный) гражданинны караганнан соң һәм аның сәламәтлеге торышы турында медицина картасына тиешле мәгълүматлар кертелгәннән соң медицина хезмәткәре тарафыннан бирелә һәм озайтыла.
Больничный гражданин теләге буенча ул мөрәҗәгать иткән көнне яки больничный ябылган көнне бирелә.
Дәвалану озакка сузылган очракта медицина оешмасы больничный кәгазен яңаны бирә (дәвам итә) , бер үк вакытта, вакытлыча эшли алмауга (авырлы булу һәм бала табу)   бәйле рәвештә пособие билгеләү өчен алдагы больничныйны рәсмиләштерә.
Больничныйга барлык язмалар да русча, китап язуы кебек баш хәрефләр белән, кара паста белән  языла яки басма җайланмада рәсмиләштерелә. Больничный кәгазендәге язулар ячейкалар чикләреннән чыгарга тиеш түгел.
Медицина оешмасы  табибы тутыра:
- больничный бланкы корешогын;
- “Медицина оешмасы табибы тарафыннан тутырыла” бүлеген.
“Эш бирүче тарафыннан тутырыла” бүлеген (анда эш урыны, ИНН, стаж, СНИЛС, хезмәт хакы күрсәтелә) эш бирүче тутыра.
Больничныйга өч мөһер сугылырга тиеш:
- медицина оешмасы мөһере;
- медико-социаль экспертиза учреждениесе мөһере (медико-социаль экспертизага җибәрелгән очракта);
- эш бирүче мөһере (андый мөһер булган очракта).
 
Файдалы сылтамалар:
 
«КонсультантПлюс» компаниясе сайты (больничный лист) - http://www.consultant.ru/law/ref/poleznye-sovety/bolnichyi-list/
 
Больничный исәпләү:
 
1. Иминләү стажын билгеләү.
 
Күп очракта эшченең иминләү стажы – аның хезмәт килешүе нигезендә эшләгән вакыты. Иминләү стажына шулай ук дәүләт граждан хезмәтен яки муниципаль хезмәтне узу, хәрби хезмәттә булу чорлары, шулай ук гражданин вакытлыча эшкә яраксызлык очракларыннан иминләштерелгән башка чорлар керә.
Пособиенең күләме иминләү стажыннан чыгып карала: иминләү стажы зуррак булган саен вакытлыча эшкә яраксызлыкбуенча пособик күләме зуррак була:
- стаж сигез һәм аннан артыграк ел булса – уртача хезмәт хакының 100%ы күләмендә;
- стаж биш елдан сигез елга кадәр булганда – уртача хезмәт хакының 80%ы күләмендә;
- стаж биш елга кадәр булганда – уртача хезмәт хакының 60%ы күләмендә.
Әгәр дә вакытлыча эшкә яраксызлык производствода килеп чыккан бәхетсезлек очрагы яки профессиональ авыру белән бәйле булса, пособие иминләү стажыннан бәйсез рәвештә, куелган чикләүләр исәпкә алынып, уртача хезмәт хакының 100 процентыннан чыгып билгеләнә.  
 
Мөһим!
Иминләү стажы алты айдан кимрәк булган очракта пособие күләме 2016 елның 1 июленнән 7500 сум күләмендә итеп билгеләнгән минималь хезмәт хакының тулы бер ай эшләгән өчен булган минималь хезмәт хакы суммасыннан артмаган күләмдә билгеләнә.
 
2. Уртача һәм көнлек уртача хезмәт хакын билгеләү.
 
2016 елда больничный түләү суммасын исәпләп чыгару өчен алдагы ике ел өчен уртача хезмәт хакын һәм 2014 һәм 2015 елларга РФ СИФ  взнослары исәпләнгән, бу еллар өчен хезмәт хакының чик күләменнән артмаган барлык башка түләүләрнең суммасын белергә кирәк.
Хезмәт хакының чик күләме – пособие шуннан чыгып исәпләнә торган максималь сумма.   2014 ел өчен хезмәт хакының чик күләме  624 000 сум., 2015 ел өчен - 670 000 сум иде. Бу инде хезмәткәр хәтта акчаны күп алып эшләгән очракта да пособиене ул законда билгеләнгән чик күләмдә генә алачак дигәнне аңлата.
Күрсәтелгән суммаларны билгеләү өчен эш бирүчедән 2-НДФЛ фомасындагы белешмә сорарга кирәк. Эш бирүче аны сорату турындагы гариза кергәннән соңгы өч көннән дә соңга калмыйча бирергә тиеш.
Уртача хезмәт хакын тапканнан соң көнлек уртача хезмәт хакын (КУХ) исәпләп чыгарырга кирәк.
Моның өчен уртача хезмәт хакының килеп чыккан суммасын 730га бүләргә кирәк.
СДЗ = заработная плата за два года (2014 и 2015 гг.) / 730.
2016 елда көнлек уртача хезмәт хакы тәшкил итә - 1772,60 сум. ((624 000 сум. + 670 000 сум.) / 730).
 
3. Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие күләмен билгеләү.
 
Пособие күләме = СДЗ x больничный түләү проценты x хезмәткә яраксызлык кәгазе буенча авырган көннәр саны
Пособие түләнергә тиешле календарь көннәр саныннан берничә чор алып ташлана. Мисалга, хезмәт хакы тулысынча яки өлешчә сакланган хәлдә яки хезмәт хакы түләнмичә  эштән азат ителгән чор, сак астына алыну, административ җәза бирелү  чоры һәм башкалар.
 
4. Исәпләнгән больничныйдан ризасызлык.
 
Әгәр сез исәпләнгән больничный белән риза түгел икән, бәхәсле мәсьәлә буенча аңлатма бирүен сораган язма гариза белән эш бирүчегә мөрәҗәгать итегез.
Вакытлыча эшкә яраксызлык пособиесен билгеләү тәртибенә һәм күләменә кагылышлы сораулар белән сез ФР ФИХнең теркәлү урыны буенча бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә аласыз.
Больничный исәпләү буенча эш бирүче тарафыннан дөрес булмаган гамәлләр кылыну очрагы расланганда сез эш бирүче урнашкан урын, үзегез яшәгән урын яки хезмәт килешүе төзелгән урын буенча район судына мөрәҗәгать итә аласыз.  Дәүләт пошлинасын түләргә кирәкми.
 
Мөһим!
Вакытлыча эшкә яраксызлык пособиесенә салым салына, шуңа күрә исәпләнгән пособие күләме түләнә торган суммадан күбрәк була.
 
Файдалы сылтамалар:
 
Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе сайты - https://git16.rostrud.ru
Социаль иминләү фонды рәсми сайты - www.fss.ru
 
pdf
Скачать текст
PDF, 368.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International