Хезмәткәрләр санын яки штатны кыскарткан чакта эштә калуга өстенлекле хокук
 
Хезмәткәрләр санын яки штатны кыскарткан чакта эштә калуга  өстенлекле хокукка ия затлар
 
РФ Хезмәт кодексының 179 статьясы буенча  хезмәткәрләр санын яки штатны кыскарткан чакта аларның бер үк дәрәҗәдәге хезмәт җитештерүен һәм квалификацияләрен исәпкә алып, эштә калуга  өстенлекле хокукка ия затлар:
  1. Гаиләле хезмәткәрләр – алар карамагында ике яки аннан артыграк иждивенец  (гаиләнең эшкә сәләтсез һәм тулысынча хезмәткәр карамагында булган яки аннан ярдәм алу аларның даими һәм төп керем чыганагы булып торган әгъзалары) булса.
  2. Гаиләләрендә мөстәкыйль хезмәт хакы алып эшләүче башка зат булмаган затлар.
  3. Әлеге эш бирүчедә эшләгән чорда хезмәт урынында имгәнүләр яки профессиональ авыру алган затлар.
  4. Бөек Ватан сугышы инвалидлары  һәм Ватанны саклаганда хәрби бәрелешләр ветераннары булучылар.
  5. Эш бирүче юнәлеше буенча квалификацияләрен эштән аерылмый гына күтәрүчеләр.
 
pdf
Скачать текст
PDF, 121.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International