Чит ил гражданнары Россиядә ничек эшкә урнаша алалар?
“Чит ил гажданнарының Россия Федерациясендә хокук нигезләре турында” Федераль закон (13 статья)
нигезендә чит ил гражданнары үзләренең хезмәткә булган сәләтләре белән үзләре теләгәнчә эш итәргә, хезмәт төрен һәм профессияләрен түбәндәге чикләүләрне исәпкә алып сайларга тиешләр:
1) Эшкә урнашуга рөхсәт яки патент булу.
Эшкә урнашуга рөхсәттән башка түбәндәге категорияләргә кергән затлар гына эшли ала:
• РФ территориясендә даими яки вакытлыча яшәүче затлар;
• чит илләр юридик затлары (җитештерүчеләр яки тәэмин итүчеләр) хезмәткәрләре булучылар), монтаж (шефмонтаж) эшләрен башкаручылар, РФга китерелгән техник җиһазларга сервис һәм гарантия хезмәтен күрсәтүчеләр, шулай ук гарантиясе чыкканнан соң төзекләндерүчеләр;
• Россиядә профессиональ белем бирү оешмаларында һәм югары белем бирү оешмаларында белем алучы һәм әлеге оешмаларда яки алар укый торган югары белем бирү автоном яки бюджет учреждениеләре тарафыннан булдырылган хуҗалык оешмаларында (партнерлыкларында) эшләүче гражданнар;
• фәнни-тикшеренү яки педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен РФ территориясенә фәнни яки педагогик хезмәткәрләр сыйфатында чакырылган затлар. Дини белем бирү оешмаларында педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә торган чит ил гражданнары искәрмә булып тора. Чит ил гражданины хезмәт куя торган оешмага аерым таләпләр куела. Аерым алганда, фәнни оешма дәүләт аккредитациясен алган булырга һәм диссертацияләр яклаганда аның гамәлдәге советы булырга тиеш яки ул тиешле таләпләргә җавап бирергә һәм (яки) РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 6 февралендәге 93 номерлы карары белән расланган исемлеккә кергән булырга тиеш;
• РФ территориясендә качаклар дип танылганнар – алардан качаклар статусы алынганчыга яки алар бу статусны югалтканчыга кадәр;
• РФ территориясендә вакытлыча сыену урыны алган затлар – алар вакытлыча сыену урынын югалтканчыга кадәр яки алардан вакытлыча сыену урыны алынганчыга кадәр.
2) Чит ил гражданины РФ территориясендә хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыра ала торган билгеле яшькә җитү. Эшкә урнашуга рөхсәт бары тик 18 яше тулган затларга гына бирелә (“Чит ил гажданнарының РФ да хокук нигезләре турында” Федераль законның 13 статьясының 4 өлеше). 18 яшькә җитмәгән чит ил спортчылары һәм ата-атасының берәрсенең (попечителенең) ризалыгы һәм опека һәм попечительлек органы ризалыгы булган очракта, кинематография, театр, театр һәм концерт оешмаларында, циркларда эшләүгә дәгъва итүче затлар искәрмә булып тора.
3) Хокукларны раслый торган аерым документлар булуы. 2017 елның 1 июненнән Россиядә эшкуарлык эшчәнлеген һәм хезмәт эшчәнлеген башкарулары транспорт чаралары белән идарәгә турыдан-туры бәйле булган чит ил гражданнарына алар белән идарә итү бары тик Россия милли машина йөртү таныклыгы булганда гына рөхсәт ителә.
Чит ил гражданнары эшкә кабул ителә алмый торган объектлар һәм оешмалар исемлеге:
• РФ Кораллы Көчләре объектлары һәм оешмалары, башка гаскәрләр һәм хәрби формированиеләр;
• дәүләт серен саклау буенча структур бүлекчәләр һәм дәүләт серен тәшкил иткән мәгълүматлар белән эшләүче бүлекчәләр, дәүләт хакимияте органнары һәм оешмалары;
• составларына атом-төш коралы, радиацион-куркыныч материаллар һәм эшләнмәләрне эшләү, җитештерү, сынау, файдалану, саклау, транспортлау һәм утильләштерү эшләре гамәлгә ашырыла торган радиация-куркынычлы һәм атом-төш куркынычлы производство һәм объектлар кергән оешмалар;
• атом-төш җайланмаларын, атом-төш материалларын, радиоактив калдыкларны эшләү, җитештерү, сынау, файдалану, саклау, транспортлау һәм утильләштерү эшләрен гамәлгә ашыручы һәм ил оборонасын һәм дәүләт иминлеген тәэмин итү өлкәсендә бурычларны хәл итү өчен каралган структур бүлекчәләр;
• атом-төш җайланмалары куелган суднолар һәм йөзә торган җайланмалар, шулай ук атом станцияләре, шулай ук төзелеп килә торганнары да. Төзелеп килә торган атом-төш станциясенә чит ил гражданнарын эшкә кабул итү ү һәм аларны анда атом станциясе территориясенә атом-төш ягулыгы кертелгәнчегә кадәр эшләтү ФКХ белән килештерелгән очракта гына мөмкин.
Әгәр дә мондый оешмаларга һәм объектларга чит ил гражданы кабул ителә икән, эш бирүче РФ Административ хокук бозулар кодексының 18.17 статьясы нигзендә җаваплылыкка тартылырга мөмкин.