Хезмәт хакын түләмәү
 
РФ Хезмәт кодексы нигезендә хезмәткәрләр хезмәт килешүе нигезендә каралган түләүләрне аена ике тапкыр, билгеләп куелган көннәрдә  алырга тиешләр. Әмма мондый төгәллекне сирәк очратасың – күп кенә компанияләрдә хезмәт хакы аена бер тапкыр гына түләнә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 142 статьясы нигезендә хезмәт хакы 15 көннән артыграк срокка тоткарланган очракта хезмәткәр, эш бирүчене язма формада кисәтеп, тиешле сумма түләнгәнчегә кадәрге чор өчен эшен туктатап тору хокукына ия.
Эшне туктатып тору хезмәткәр тарафыннан барлык хезмәт вазыйфаларын туктату дигәнне аңлата.
Эшне туктатып торуга юл куелмый:
- хәрби, гадәттән тыш хәлләр чорында яки гадәттән тыш хәлләр турындагы законнар нигезендә гадәттән тыш хәлләр яки үзенчәлекле чаралар барышында;
- Кораллы Көчләр органнарында һәм оешмаларында эш/хезмәт иткәндә, шулай ук ил иминлеген һәм дәүләт куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча эшләүче оешмаларда, авария-коткару, эзләү-коткару, янгын куркынычсызлыгы, стихияле бәла-казаларны кисәтү яки аларның нәтиҗәләрен бетерү оешмаларында, хокук саклау органнарында;
- дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан;
- производствоның аеручы куркыныч төрләренә, җиһазларга турыдан-туры хезмәт күрсәтүче оешмаларда;
- хезмәт вазыйфаларына халыкны тормыш өчен кирәкле нәрсәләр (энергия, җылылык, су, газ, элемтә һәм кичектергесез медицина ярдәме белән тәэмин итү) белән тәэмин итү керә торган хезмәткәрләр тарафыннан.
Эшен туктатып тору чорында эшче эш урынында булмаска хокуклы, әмма эш бирүчедән эшче эшкә чыккан көнне үк тоткарланган хезмәт хакын түләргә әзерлек турындагы язма белдерү алганнан соңгы икенче эш көненнән дә соңга калмыйча эшкә чыгарга тиеш.
Шулай итеп, эшче эшен туктатып торырга, бер үк вакытта  шикаять белән прокуратурага һәм иск гаризасы белән судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Хезмәт законнарын һәм хезмәт хокуклары нормаларын эченә алган башка норматив хокукый актларны бозган өчен җаваплылык Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27 статьясында каралган.
Түбәндә бирелгән таблицада бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәр өчен гражданин барырга мөмкин булган органнарны карага була.
 
№ п/п
 
Органнар
Органнарның вәкаләтләре
1
Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе
420103, Казан, Х. Ямашев проспекты, 48 Б
Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе хезмәт законнарының һәм Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәтнең хезмәт хокуклары нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актларның үтәлешенә күзәтчелек буенча территориаль орган булып тора.
Инспекциянең төп бурычы булып аларның оештырылу-хокукый формаларыннан һәм милек формаларыннан бәйсез нигездә предприятиеләрдә, учреждениеләрдә һәм оешмаларда гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү максатыннан (куркынычсыз хезмәт шартларына хокукны да кертеп), хезмәт һәм хезмәтне саклау турындагы законнарның үтәлешенә дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыру тора.
Дәүләт Хезмәт инспекциясе Татарстан Республикасында Казан шәһәрендә урнашкан, әмма даими нигездә дәүләт хезмәт инспекторы, мәсьәләләрне тизрәк хәл итү максатыннан, Чаллы, Әлмәт, Чистай шәһәрләрендә дә эшлиләр.
(ТР ДС 2013 елның 27 апрелендәге «2012 елда Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары эшчәнлеге турындагы хисап хакында» 2857-IV номерлы карары).
2
Татарстан Республикасы Прокуратурасы
420111, Казан, Кремль ур., 14 йорт
ТР МКның 2014 елның 2 августындагы  «Татарстан Республикасында 2014-2018 елларга кеше хокуклары буенча стратегияне раслау турында»  569 номерлы боерыгы нигезендә хезмәт хакының үз вакытында түләнмәве проблемасы берничә ел дәвамында актуаль килеш кала бирә. Статистик мәгълүматларга караганда, республика эш бирүчеләренең меңләгән хезмәткәрләр алдындагы бурычлары ел саен ун миллионлаган сумнарга җитә.
Суд инстанцияләре, прокуратура органнары һәм башка  контроль-күзәтчелек органнары гражданнарның хезмәт хокукларын яклауга зур өлеш кертәләр.  
 Прокуратурага эшче эш бирүченең хезмәт законнарын бозуыннан зарлана ала.  Гражданнарның шикаятьләренә һәм гаризаларына Прокуратура эш бирүчеләрне тикшерү рәвешендә реакция белдерә.
Закон бозу ачыкланганда, прокурор:
җитәкчегә оешманың законга каршы килүче локаль актына протест белдерергә мөмкин;
җибәрелгән хокук бозуларны бетерү турында тәкъдим кертергә мөмкин. Аларны бер ай эчендә бетерергә кирәк. Күрелгән чараларның нәтиҗәләре турында прокурорга язма рәвештә белдерергә кирәк булачак. Бу документта хокук бозуларны бетерү йөзеннән конкерет эшләр эшләнгәнлеген (мисалга, эшчеләр каршындагы бурычларны каплау) күрсәтергә кирәк;
Административ хокук бозулар буенча РФ кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ хокук бозулар турындагы эш буенча эш кузгату турында карар бирергә мөмкин. Алга таба бу карарны прокуратура карау өчен вәкаләтле органга юллый. Хезмәт тутрындагы законнар бозылу мәсьәләсенә кагылышлы эшләрне дәүләт хезмәт инспекторлары, шулай ук судьялар карый.
Әгәр дә инде бу шундый икенче хокук бозу очрагы икән, хезмәт инспекторлары мондый эшләр буенча беркетмәләр төзиләзр һәм бу эшләрне судлар карый.
3
Судлар
Судка мөрәҗәгать итү хокукын бирә торган нигезләмәләр исемлеге Россия Федерациясе Граждан-процессуаль кодексының 122 статьясында бирелгән. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 393 статьясы нигезендә әлеге категориягә кергән эшләрне карауга дәүләт пошлинасы алынмый. Гариза нигезендә судья бер үк вакытта башкарма документ көченә дә ия булган суд карарын чыгара (Россия Федерациясе Граждан-процессуаль кодексының 12 бүлеге). Суд карары бурычлы зат тарафыннан аны алганнан соңгы 10 көн эчендә кире кагылырга мөмкин. Бу очракта гариза язучы судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы  (Россия Федерациясе Граждан-процессуаль кодексының 12 бүлеге). Хезмәт хакы буенча бурычны түләттерү турындагы иск гаризасы белән судка мөрәҗәгать итү процедурасы күпчелектә югарыда тасвирланганга ошаган, әмма иск производствосында якларның саклану һәм гаепләү инструментлары җыелмасы (Россия Федерациясе Граждан-процессуаль кодексының 12 бүлеге) ярыйсы ук киңәйтелгән. Иск гаризасын эш бирүченең урнашкан урыны яки иск бирүченең яшәү урыны буенча бирүне, бу очракта альтернатив гаепләнүгә урын булганлыктан,  (Россия Федерациясе Граждан-процессуаль кодексының 12 бүлеге) бары тик иск бирүче генә хәл итә.
Хезмәт хакын түләмәгән өчен җинаять җаваплылыгы Россия Федерациясе Җинаять кодексының 145.1.  статьясында каралган.
pdf
Скачать текст
PDF, 138.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International