ТР Иҗтимагый палатасы рәисе ТР Юстиция министрлыгына рәхмәт белдерде

2007 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе
Кичә “Казан” ММҮдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы утырышы булды, анда әлеге ведомствоның эш йомгаклары һәм “Татарстан Республикасында граждан җәмгыятен үстерү юлында” еллык доклады турында фикер алыштылар.
“Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү белән бәйле утырышта катнашучылар Палатаның регламентын һәм ТР Иҗтимагый палатасының яңа әгъзалары составын расладылар. Карап тикшерүгә чыгарылган мәсьәләләр турында фикер алышуларда ТР юстиция министры М.М.Корманов катнашты.
Закон проектлары белән эшләү өлкәсендә ТР Иҗтимагый палатасы белән актив хезмәттәшлек өчен ведомство рәисе И.К.Хәйруллин ТР Юстиция министрлыгына һәм шәхсән министр М.М.Кормановка рәхмәт белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International