9 Май алдыннан, шулай ук Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елын үткәрү буенча чаралар планын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, күпьеллык традиция буенча, ведомствоның элеккеге җитәкчеләре, шул исәптән Бөек Ватан сугышында катнашучылар җирләнгән урыннарны тәртипкә китерделәр.
Хезмәткәрләр кыш буена җыелган чүп-чарны җыештырдылар, кабер ташларын пычрактан чистарттылар, тимер коймаларны буядылар. Каберлекләрне төзекләндерү эшләре тәмамлангач, Ватанны саклаучыларның батырлыгына тирән хөрмәт йөзеннән чәчәкләр салынды.
“Без илебезне саклаган кешеләр җирләнгән урыннарны карап тотуны үз бурычыбыз дип саныйбыз. Безнең өчен аларны искә алу бик мөһим”, - диде бүлек башлыгыурынбасары Диләрә Подтелкова.
Министрлыкның күркәм традициясенә әверелгән әлеге инициатива дәүләт хезмәткәрләренең буыннар арасында тарихи дәвамчанлыкны саклауның мөһимлеген ассызыклый. Ведомствода мондый патриотик акцияләр күп еллар дәвамында даими рәвештә үткәрелә, чөнки геройларның җирләнгән урыннары турында кайгырту - үткәннәргә хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә киләчәк буын юристларында тарих алдында җаваплылык тәрбияләүгә дә өлеш кертү ул.