ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Россия ФСХ ТР буенча Идарәсендә эшче төркем утырышында

2007 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе
Кичә федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә Татарстан Республикасында банкротлык процедураларының нәтиҗәлелеген күтәрү һәм Татарстан Республикасында арбитраж идарәчеләре эшчәнлеген контрольдә тоту мәсьәләләре буенча башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары багланышлары буенча эшче төркем утырышы булды.
ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров эшче төркем әгъзасы сыйфатында утырышта катнашты, анда арбитраж идарәчеләре эшен бәяләү критерийларын исәпләү методикасы расланды.
Аннары арбитраж идарәчеләренең үзләренә йөкләнгән вазыйфаларын үтәү яки тиешенчә үтәмәү буенча Россия ФТСның ТР буенча Баш идарәсенең соңгы елда ТР Арбитраж судына мөрәҗәгатьләре күләме турында, шулай ук судлар тарафыннан Россия КоАПның 14.13 ст. 3 өл. бозу турында беркетмәләрне карап тикшерү күләме турында һәм практикасы һәм бу юнәлештә килеп чыккан проблемалар турында мәсьәләләр карап тикшерелде. Икенче мәсьәлә буенча мәгълүмат белән Федераль теркәү хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе А.П.Колесников чыгыш ясады.
Эшче төркем утырышында “Татарстан” СПК, “Шушма” КАХП, “Чаллы шәһәре ПАТП” ААҖ карата бөлгенлелек (банкротлык) процедураларын үткәрү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатьләр карап тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International