Хөкүмәт пациентларның хокукларын яклау институтын төзергә уйлый

2007 елның 28 декабре, җомга
“Сәламәтлек” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында киләсе 2 елда Хөкүмәт пациентларның хокукларын яклау институтларын һәм җаваплы медицина хезмәткәрләрен иминләштерү механизмнарын төзергә уйлый. Бу хакта РФ сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Т.Голикова өстенлекле илкүләм проектларын гамәлгә ашыру һәм демография сәясәте Советы президиумы утырышында хәбәр итте.
Хөкүмәттә Т.Голикова 2025 елга кадәр демографик сәясәт концепциясенең беренче этабын гамәлгә ашыру буенча планын эшләү тәмамлана, дип билгеләп үтте, аның зур өлеше сәламәтлек саклау чаралары белән бәйле. Министр сүзләренә караганда, Хөкүмәт балалары булган гаиләләргә адреслы ярдәмне активлаштырырга, пособиеләрне инфляциягә туры китереп индексацияләргә, кече яшьтәге балалары булган хатын-кызларның эш белән тәмин ителүенә булышлык күрсәтергә һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән төрле программаларны гамәлгә ашырырга уйлый.
 
www.legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International