Закон проектлары белән эшләүнең якынча планы турында

2007 елның 28 декабре, җомга
2007 елның 21 декабрендә 3427-III-ГС номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары кабул ителде, ул 2008 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Закон проектлары белән эшләүнең якынча планын раслый.
Әлеге документ Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон проектлары белән эшләвенең нигезен төзи, аның нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының закон проектлары белән эшчәнлеге планы барлыкка китереләчәк.
2008 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Закон проектлары белән эшләүнең якынча планы нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына түбәндәге Татарстан Республикасы закон проектларын эшләү йөкләнгән:
“Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”;
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”;
“Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”;
“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”;
“Физик культура һәм спорт турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”;
“2008-2012 елларга чит илдә яшәүче ватандашларның Россия Федерациясенә ирекле кире кайтуын ярдәм күрсәтү буенча Татарстан Республикасы Программасын раслау турында”;
“Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү турында”;
“Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында”;
“Халыкны наркотиклаштыруны профилактикалау турында”;
“Муниципаль милектәге мөлкәтне муниципаль районнар һәм алар составына керүче яңадан төзелгән җирлекләр арасында бүлү турында”;
“2009 елга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр җыелмасы бәясенең чик күрсәткечләрен раслау турында”;
“Аеруча сакланылучы табигать территорияләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”;
“Үсемлекләр дөньясы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”;
“2008 елдан 2015 елга кадәр вакытта Татарстан Республикасында экология куркынычсызлыгы программасын раслау турында”;
“Янгын куркынычсызлыгы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”;
“2008-2011 елларга Татарстан Республикасында экология белеме, тәрбиясе һәм агартуы дәүләт программасын раслау турында”.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карары проекты Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International