2007 елда Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының ведомство норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу

2007 елның 29 декабре, шимбә
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе булып республиканың башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу тора. Дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары реестрын алып бару башкарма хакимият органнары чыгара торган актларның законлылыгын тәэмин итә, чөнки алар дәүләт теркәвенә алуга биргән һәр норматив хокукый акт законнарга туры килү предметына җентекләп анализлана.
2007 елда Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары республиканың Юстиция министрлыгына 141 акт бирелгән. Аларның 89 теркәлгән һәм реестрга кертелгән, 33 акт эшләп бетерүгә кайтарылган. Теркәлгән актларның күпчелеге эш тәртибендә эшләп бетерелгән.
Бирелгән актлардан 5 акт законнарга туры килми дип табылган, аларга мөнәсәбәттә дәүләт теркәвенә алудан баш тарту турында карар кабул ителгән.  
14 актны дәүләт теркәвенә алу кирәкми дип танылган, бу вакытта 13е – ведомство эчендәге характерда булу, 1сендә хокукый нормалар булмау сәбәпле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International